news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Удмуртиядә мәктәптә беседка ишелгәч, беренче сыйныфта укучы алты бала имгәнгән

news_top
Удмуртиядә мәктәптә беседка ишелгәч, беренче сыйныфта укучы алты бала имгәнгән
https://udm.sledcom.ru

Удмуртиядә мәктәп территориясендә беседка ишелгәч, 1нче сыйныфта укучы 6 бала имгәнгән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Балаларга 7-8 яшь – 5 малай һәм 1 кыз. Урынга тикшерүчеләр һәм криминалистлар барган.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, фаҗига Завьялов районындагы Лудорвай авылында була. Беседканың агач түбәсе конструкциясе ишелгән.

Удмуртия вице-премьеры Эльвира Пинчук «Телеграм» каналында хәбәр иткәнчә, балалар барысы да 1нче сыйныфлар. 5 малайны Ижевскига медицина тикшерүенә җибәргәннәр. Аларның икесен хастаханәгә салганнар. Табиблар, аларның хәле канәгатьләнерлек, дип бәяли.

Кыз балага урында медицина ярдәме күрсәтелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар