Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Удмуртиядә коточкыч авариядә полиция хезмәткәрләре һәлак булган

news_top_970_100
Удмуртиядә коточкыч авариядә полиция хезмәткәрләре һәлак булган
18.мвд.рф

31 гыйнварда Удмуртиянең Игрин районындагы Загребино һәм Верх-Нязь авыллары арасындагы юлда юл һәлакәтендә 3 кеше үлгән. Бу турыда «Вести» каналы республика буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, «Лада Гранта» машинасын йөртүче алдагы автомобильне узарга чыга. Маневрын ясап бетергәч, ул идарәсен югалта һәм каршыга килә торган «Камаз» машинасына бәрелә.

«Лада Гранта» машинасын йөртүче һәм пассажирлары авария урынында ук үлә.

Эчке эшләр министрлыгының Удмуртия буенча идарәсенең матбугат хезмәте белешмәсе буенча, авария көндезге 2ләр тирәсендә була. 

«Камаз» машинасы белән 1970 елда туган ир-ат идарә иткән, ул имгәнмәгән.

Мәрхүмнәрнең икесе полиция хезмәткәре булган. Алар республика буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә хезмәт итә. Һәлак булучыларның өченчесе – граждан заты, ул 1986 елда туган. 

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100