Удмуртиядә әни кеше 2 айлык игезәк балаларын кыйнап имгәткән. Сабыйлар хастаханәдә ята. Бу турыда izhlife.ru хәбәр итте.
Сабыйларны Республика балалар клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә дәвалаганнар. Аннары стационар палатага күчергәннәр.
2 айлык малай белән кызны 29 яшьлек аналары кыйнаган. Бу турыда Удмуртия прокуратурасы хәбәр иткән.
«Аларның хәле стабиль, уртача авырлыкта дип бәяләнә», – дигәннәр ведомствода.
Тикшерү версиясе буенча, 15-27 февральдә Балезино авылында яшәүче хатын балаларын елаган өчен кыйный. Хәзер җинаять эше ачылган, әни кеше сак астында, диелә хәбәрдә.