Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Удмуртиядә вертолет һәлакәткә очраган

Вертолет Ижевск шәһәреннән 80 км ераклыкта төшкән.

news_top_970_100
Удмуртиядә вертолет һәлакәткә очраган
Салават Камалетдинов

Бүген көндезге икеләр тирәсендә Удмуртиядә Ми-2 вертолеты һәлакәткә очраган. Борттагы ике кеше дә исән калган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, вертолет өермә агымына эләккән һәм егылып төшкән. Кар булу егылуны йомшарткан, дип фаразлыйлар.

Пилот элемтәгә чыга алган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы урынга коткаручылар җибәргән.

Фаҗига Ижевск шәһәреннән 80 км ераклыкта булган.

«Татар-информ» белешмәсе буенча, вертолет Казан авиапредприятиесенеке, ул көндезге уникедә Ижевск аэродромыннан чыккан. Нефть үткәргеч тирәләрен әйләнеп узарга тиеш булган. 

Элемтә югалыр алдыннан, командир штаттан тыш ситуация турында хәбәр итәргә өлгергән. Урынга тикшерүчеләр һәм коткаручылар киткән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100