Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Удмуртиядә әтисе, әнисе һәм бер бала янып үлгән

Удмуртиядә әтисе, әнисе һәм бер бала янып үлгән

news_top_970_100
Удмуртиядә әтисе, әнисе һәм бер бала янып үлгән
Удмуртиядә торак йортта янгын булган. Фаҗигадә өч кеше янып үлгән. Бу турыда 22 сентябрьдә Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига Завьялов районында якшәмбегә каршы төндә була. Бер катлы бакча йортында янгын чыга. Аннары ут гараж һәм каралты-кураны да чолгап ала.
Бу вакытта өйдә өч кешелек гаилә - әтисе, әнисе һәм балигъ булмаган бер бала була. Янгын хәрабәләре арасыннан аларның мәетләре табыла.

Хәзерге вакытта янгынны сүндергәннәр. Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау эшләре бара, җинаять эше ачылган. Яныгын кыска ялганыш аркасында килеп чыккан булуы ихтимал, башка версияләр дә карала, диелә хәбәрдә.

Гаилә бирегә Ижевск шәһәреннән килгән булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100