Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Удмуртиядә түбәсе ишелгән бинада ике бала һәлак булган

Сарапул шәһәрендә 13 һәм 14 яшьлек ике малайны бина харәбәләре арасыннан тапканнар.

news_top_970_100
Удмуртиядә түбәсе ишелгән бинада ике бала һәлак булган
https://udm.sledcom.ru

12 сентябрьдә Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә Амурская урамында барак тибындагы бинаның түбәсе ишелә. Хәрабәләр арасында 13 һәм 14 яшьлек малайларны табалар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Удмуртия буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фаҗига урынында эшләр төшерелгән видеоны күрсәтте.

Үсмер балалар алган травмаларыннан үлгән. Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматы буенча, биредә тагын бер малай була, ул имгәнмәгән. Әлеге хәлдән соң җинаять эше ачылган.

«Якынча версия буенча, көндез өч үсмер ташландык йорт эчендә була. Шул чакта йортның катлары арасында корылма җимерелә. Ике үсмер хәрабәләр астында кала. Эзләү чаралары вакытында мәрхүмнәрнең мәете табылды. Алар Сарапулда яшәүче 13 һәм 14 яшьлек ике малай, өченче малай зыян күрмәгән», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100