Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Удмуртиядә һәлакәткә очраган Казан вертолетының пилоты үлгән, пассажир авыр хәлдә

Пилот белән пассажир салонда кысылып калган булган.

news_top_970_100
Удмуртиядә һәлакәткә очраган Казан вертолетының пилоты үлгән, пассажир авыр хәлдә
Удмуртия буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Кичә Удмуртиядә Ми-2 вертолеты һәлакәткә очрады. Борттагы ике кешенең берсе һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Якынча версия буенча, вертолет кар өермәсенә очраган, аннары егылып төшкән.

Һава торышы начар булу сәбәпле, коткаручылар эше катлаулана. Биредә хәзер көчле салкыннар тора. Пилот белән пассажир салонда кысылып калган булган.

Аларны алып, табибларга тапшыралар. Ләкин пилот үлә. Икенче кешенең дә хәле авыр дип бәяләнә.

Бу ир-атлар салкында сигез сәгать ярдәм көтә, диелә хәбәрдә.

  • «Татар-информ» белешмәсе буенча, вертолет Казан авиапредприятиесенеке, ул көндезге уникедә Ижевск аэродромыннан чыккан. Нефть үткәргеч тирәләрен әйләнеп узарга тиеш булган, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100