Удмуртиядә коточкыч авариядә ике олы кеше һәм бер бала һәлак булган
Фаҗига 1 гыйнвар кичендә килеп чыккан.
1 гыйнварда Удмуртиядә «Ленд крузер» машинасы катнашындагы авариядә өч кеше һәлак булган, шуларның берсе нәни бала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Фаҗига Рябиновка авылы тирәсендә була. «Ижевск-Ува» юлының 47 нче километрында «Киа рио» һәм «Тойота ленд крузер» бәрелешә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, авария 18.30 сәгатьтә була. Ул ашыгыч ярдәм табибларының өч бригадасы эшли, диелә бу хәбәрдә.