Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Удмуртиядә күп балалы гаилә үлеп беткән авариядә нәни кызчык кына исән калган

Авария китереп чыгарган иномарка йөртүчесен тоткарлаганнар.

news_top_970_100
Удмуртиядә күп балалы гаилә үлеп беткән авариядә нәни кызчык кына исән калган
Удмуртия буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

24 февральдә Пермьдә яшәүче күп балалы гаилә Балезино шәһәреннән кайтып килә. Алар туганнарына кунакка барган. «Лада Х-Ray» машинасында 36 яшьлек хатын, аның тугыз, җиде һәм бер яшьлек өч баласы була. Машина белән 36 яшьлек әти кеше идарә итә.

Алар көндезге икеләр тирәсендә Удмуртиянең Глазов районында Игра-Глазов юлында авариягә очрый. «Toyota Highlander» машинасы белән идарә итүче 35 яшьлек ир-ат алдагы машинаны узарга дип, каршы як полосага чыга. Ул тизлеген көйләп бетерә алмый һәм каршыга килә торган «Лада» машинасына бәрелә. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

«Лада» кроссоверы тимер өеменә әверелеп беткән. Аның эчендәге кешеләр барысы да урында ук үлгән. Иң нәни кызчык, могҗиза белән генә, исән калган. Ул имгәнгән, сабыйны хастаханәгә озатканнар.

«Кыз могҗиза белән генә исән кала. Ул җитди имгәнгән, табиблар аның хәле тотрыклы катлаулы дип бәяли. Кызны санавиация белән Ижевск шәһәренә хастаханәгә илттеләр», — дип сөйләгән «Трасса М-7 Н.Челны — Пермь» порталына Удмуртия башлыгы каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Авдеева.

«Toyota Highlander» машинасының 45 яшьлек пассажиры имгәнгән, аны хастаханәгә илттеләр. Авариядән соң җинаять эше ачылды. Тикшерү бара. Авариягә китереп чыгарган машина йөртүче тоткарланды», — дип сөйләгәннәр Удмуртия буенча ЮХИДИда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100