news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Удмуртиядә хастаханәдә янгын чыккан

Биредә 52 кеше кислородка тоташтырылган булган.

news_top
Удмуртиядә хастаханәдә янгын чыккан
https://twitter.com/brechalov

Удмуртиянең Ижевск шәһәре хастаханәсенең коронавируслы авыруларны дәвалый торган бүлегендә янгын чыккан. Ут неврология бүлегендәне ярдәмче бүлмәдән башланган. Бу турыда РЕН ТВ каналы Удмуртия башлыгы Александр Бречаловка сылтама белән хәбәр итте.

«Бинадан 74 кешене эвакуацияләгәннәр. 52 кеше кислородка тоташтырылган булган. Аларны хастаханәнең башка катларына күчергәннәр. Егермеләп кешене учреждениенең башка корпусына илткәннәр», диелә бу хәбәрдә.

Удмуртия башлыгы Александр Бречалов Твиттерда язганча, янгын 27 октябрьдә 18.43 сәгатьтә Ижевск шәһәр хастаханәсе стационарының 7 катындагы неврология бүлегендә була. Янгынны сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. 74 пациентны оператив рәвештә хастаханәнең башка бүлекләренә күчергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар