Удмуртиядәге Можга районының бердәнбер татар авылы: «Эш бар, тик эшләргә кеше юк»
Соңгы 20 елда Россиядә 37 меңнән артык авыл картадан мәңгелеккә сызып ташланган. Удмуртиянең Можга районындагы бердәнбер татар авылы — Сосмак та акрынлап бетү ягына бара. Бүгенге көндә авылда пенсионерлар, гади итеп әйтсәк, карт-коры яши. Татар авылыннан репортаж.
Укол кадатырга да, чәй эчәргә дә — мәдәният үзәгенә!
Интернеттагы мәгълүматка ышансак, бүгенге көндә илебездә бер генә яшәүчесе дә калмаган 20 меңләп авыл бар. Берәр кеше яшәүче 36 мең авыл калган, ди. Ягъни, якындагы елларда алар да җансыз авыллар рәтенә керәчәк… Коточкыч саннар.
Татар блогеры Фәгыйлә Шакирова белән Можга районына — удмурт халкы утырып торган бердәнбер татар авылына бардык. Ул әле болар рәтенә кермәсә дә, шул исемлеккә якынлаша бара бугай…
Можга районында 50 меңгә якын кеше яши дип сөйләде җирле халык. Шуның 16 проценты — татарлар. Сосмак авылындагы татарлар да бу процент исәбенә керә.
Авылга күз салыйк: авыл урамнарыннан үзәккә таба барганда мәчет, аның янында пекарня һәм рәт-рәт бизәкле татар йортлары тезелеп киткән. Дөрес, араларында черегән, ауган-янтайган төссез буш йортлар да очрады. Күз алдына китерәм: бу йортлар да бит кайчандыр җанлы булган, алардан ямь бөркелеп торган, тәрәзә төпләрендә шаулап яран гөлләре үсеп утыргандыр…
Авылның үзәк урамында клуб урнашкан, юлы безне шунда алып чыкты. Аяк киемнәрен салып, клубка кердек. Карап, таныша торгач, клуб дигәнең медпункт та, китапханә дә, музей да, актлар залы да хезмәтен үти икән. Ни дисәң дә, авыл халкын ничекләр җыясы икән, дип сәбәп эзләп торасы юк. Күршеңә: «Әйдә, укол кадатып кайтыйк яки яңа китап укыйк», — дисең дә, клубка барасың.
— Мәдәният үзәге — бердәнбер җыела торган урыныбыз», — дип кушыла авыл апалары. — Җыелышканда чәйләр дә эчеп алабыз. Авыл бетә бит, авыл бетә. Мәктәп тә юк, моннан ун чакрым урнашкан мәктәпкә барып укыйлар, балаларны автобус белән йөртәләр иде. Барлык яшьләр институтка һ.б. уку йортларына китеп бардылар. Җәйлеккә генә кайтып торучылар бар, — ди алар.
Клуб өчен Халидә апа Сәләхиева җаваплы. Менә инде ун ел буе ул монда намусы кушканча һәркөн барып йөри. Уколларны да үзе кадый, сиңа кирәк китапны да табып бирә. Рәхмәт төшкере, музей буйлап экскурсия дә үткәрде ул безгә.
Балтырган гына җитмәгән иде…
Авылның тарихына күз салыйк. Халидә апа сөйләве буенча, бу авылга Киров өлкәсе Сосмак авылыннан берничә кеше күчеп утырганлыгы билгеле.
Авылга 1880 елда нигез салынган. Шуннан соң гаиләләр ишәйгән, авыл да зурайган. Әби-бабайлар сөйләгән буенча, биш ир-ат яңа җирләр эзләп килгән булган. Монда су, чишмәләр күп булган (биш чишмә булган, диләр). Янда гына кара урман бар. Агачлар кисеп, өйләр төзеп яши башлаганнар.
Җәен монда Сабантуйлар уза, кунаклар, авылдашлар, үзешчән артистлар кайта — күңелле була. Халык мәчеткә йөри, намазлар укый…
Халидә апа авыллары белән таныштыра башлады. Урман ягына таба күлгә бардык. Тау янындагы шул түбәнлеккә таба чишмәгә атладык. Авыл халкы чишмәне берничә ел элек чистартып, яңартып куйган. Шәһәрдән кайтучылар шушы чишмәдән генә суны төшеп ала, ди.
Шушы манзараны бер генә нәрсә боза — монда бик күп балтырган үсә: сабаклары калынаеп беткән, биеклеге гадәти кеше буеннан да югарырак. Сырып-сырып, басып бетергән.
«Без үскәндә бу агулы үлән юк иде», — дип искә ала Халидә апа. Юньле әйберне Россиягә кертмәсләр шул. Нәрсә, җирле хакимият шул үләнне агуларга акча таба алмаганмы? Яки авылны шушы балтырган белән бетермәкче булалар микән? Бер балтырганда меңләгән орлык булуын әйтеп тормасак та була.
«Өмәләр оештырып, балтырганны чабып та карыйбыз, тамырларын да казып карадык — нәтиҗәсез», — дип авыр сулап куйды Халидә апа.
«Әби-бабайлар гына утырып калды»
Удмуртлар арасында утырып торган авылда кайсы милләт яши соң, дип кызыксындым Халидә ападан.
— Урысы да, татары да, ары да (татарлар удмуртларны шулай дип әйтә — авт.) — барысы бергә дус-тату булып яши, — дип дәвам итте ул. — Берсенең дә кыерсытканы юк. Балаларыбыз татарча белә, Аллага шөкер. Авылда җәен безгә торырга кайта, шуңа күрә татарча беләләр, — ди ул.
Әмма авыл халкының башына төшкән зур проблемасы бар шул — яшьләрнең авылдан китүе. Яшьләр киткәч, авылда кеше тумый, халык кими бара дигән сүз. Халык кимегәч, авылга да юкка чыгу куркынычы яный. Удмуртиянең Можга районындагы бердәнбер татар авылы ике гасырын да яшәп өлгермичә мәңгелеккә җир белән тигезләнер микәнни?..
— Хәзерге вакытта авылда кеше юк диярлек, әби-бабайлар гына утырып калды. Балалар китеп бетте. Менә мин дә биш бала таптым, берсе монда калган иде. Анысын да кадап үтерделәр. Берсе — Кировта, икенчесе Питерда тора. Шулай, таралышып беттеләр, — дип сүзгә кушылды 87 яшьлек Гайшә апа Гарипова.
Сосмак авылының Акъәбисе Гайшә апа
Ак яулыгын япкан, һәрчак елмаеп кына торган, 87 яшен тутырган Гайшә әби дә Сосмакның шаулап-гөрләп торган вакытларын искә алып, моңаеп китте:
— Күңелле яшәдек. Кичке уеннарга клубка чыга идек. Эштә дә күңелле иде. Эшләдек тә, ашадык та, уйнадык та. Кичке уенда бер егет белән таныштым, икенчесенә кияүгә чыктым. Яшь чагында иремнең бер аягын трактор таптады, бер аяксыз калды. Аяксыз дип тормады, гел булышты, кайгыда да, шатлыкта да гел бергә булдык. Тату яшәдек. Биш малай үстердем, кызларым булмады. 42 ел буе сыер савучы булып эшләдем, алты ел үгезләр карадым. 27 мең пенсия алам, әлхәмдүлилләһ, — ди берүзе генә торучы Гайшә әби.
Өс бөтен, тамак тук, торыр урын җылы булсын — шуннан да яхшысы бармы соң? Әле дә ярый, ак яулыклы әбиебез тормыштан зарланмый, киленнәрен мактап туя алмый. Тәм-томнар белән сыйлыйлар, өен җыештырып торалар Гайшә әбинең — бу аның өенә керү белән сизелде.
Акъәбинең бер почмакта караваты, өстәле, икенче почмакта агартылган миче бар. Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары аның өен тагын да ямьләндереп, ап-ак мичен тагын да агартып җибәргән төсле булды. Шул мичтә Гайшә әби әле дә балалары, оныкларына коймак, бәлеш пешерә икән. Гайшә апа кебек тәртипле, уңган, пөхтә әбигә кем генә кызыкмас икән? Һәр татар кызына да Акъәбиебез кебек матур булып кадер-хөрмәттә картаерга язсын иде ул…
Намазын да бер дә калдырмый икән ул:
— Күптәннән намазда мин. Яшь вакытта Советлар Союзы чорында әниләр намазын калдырмады. Гаетләрнең берсе дә калмый иде, динне тотарга кушмыйлар дип, бормадылар, дин дә тоттылар, гореф-гадәтләрне дә сакладылар, — ди Гайшә Гарипова.
Иске мәчеттән скелет кына калган
Гайшә әбинең улы Фәнис абый Гарипов — Сосмак авылы хәзрәте. Астма белән чирләгәч, шулай ук намазга баскан ул. Авыл халкы Фәнис абыйның вәгазьләрен тыңларга, намаз укырга Сосмак мәчетенә йөри.
Сосмак мәчете белән дә таныштык. Иске мәчетне 1890 елда төзегәннәр. 1930 елда колхоз оеша башлагач, руслар мәчетнең манарасын төшерә. Беренче вакытта ул урында балалар бакчасы, аннары мәктәп, 1958 елдан бирле клуб булган. 1990 елда клуб ябылган. Шуннан бирле бу бина буш тора икән.
Иске мәчетнең скелеты гына калган шул. Тирә-ягында чүп үләннәре үсеп беткән, үләннәрне аралый-аралый гына бина янына килеп карый алдык. Дөрес булса, шул бүрәнәләр 1890 елдан бирле тора. Яхшы сакланган.
Яңа мәчет тә ерак түгел, аны 26 ел элек салганнар. Авыл кечкенә булса да, халык йөреп тора үзе. Мәчет янында кып-кызыл кирпечтән өелгән пекарня да күренеп тора. Күз алдыма килгән түм-түгәрәк кетердәп торган ипиләр исе борынны кытыклап куйгандай булды. Ләкин пекарняда бернинди ипи исе дә, кеше әсәре дә юк иде. Яхшылабрак карасам, пекарняның ишегендә йозак эленеп тора икән…
«Пекарняны эшләтеп җибәрергә теләк бар, ә эшләргә кеше юк»
Шушы пекарняның хуҗалары — Алсу һәм Илсур Муллануровлар гаиләсен эзләп таптык. Остабикә без килгәндә үзләренең мичендә тәмләп кенә коймак пешереп ята иде.
— Ул пекарнябыз сигез ел эшләде, — дип сөйли башлады Алсу апа. — Анда төрледән-төрле ипи, клиндер, пирожкилар пешердек. Можга, Кизнер районнарына илтеп сата идек, халык яратып алды. Кызганыч, эшләргә кеше булмау сәбәпле, быел майда пекарняны ябарга туры килде, — дип аңлатты Алсу ханым.
Эш булса, кешесе дә авылда калыр иде, дип әйтергә яратабыз. Монда киресенчә: эше бар, эшләргә кешесе генә юк. Колхозлар таралган чакта ачылган булса ул пекарня, бәлкем, авылның киләчәге дә башкачарак булыр иде, кем белә… Ләкин поезд инде китеп барган.
Пекарня — Муллануровларның бердәнбер керем чыганагы гына түгел. Электән үк алар күрше-тирә авыллардан сөт җыеп, сыр ясау заводына илтеп тапшыра. Ике сөт ташу машиналары бар.
— Теләк булса, эшлексезлектән дә чыгу юлы бар. Пекарняны эшләтеп җибәрергә дә теләк бар, ә кеше юк. Узган елларда иптәшем күрше авыллардагы хатыннарны йөртә иде, анда да эшли торган хатыннар пенсиягә чыгып бетте, — ди Алсу Мулланурова.
Сөйләшә торгач, Алсу апаның коймаклары кызарышып пешеп чыкты. Йортларда мичләрне сүтеп бетерсәләр дә, барыбер мичсез тора алмый авыл хуҗабикәсе. Бакчаларына ябык беседка ясап, шунда өр-яңа мич өйгәннәр. Чын авыл миче!
— Өйдә мич булмагач, күптәннән пешергәнем юк иде. Йомырка, май, сөт, майонез салып болгатам. Төгәл рецептын да белмим, нәрсә бар, шуны салам, һәрчак чама белән генә пешерәм. Коймак ашыйсыбыз килсә, чыгабыз да пешерәбез инде, бәйрәмнәрне көтеп тормыйбыз. Бәйрәмнәрдә коймак пешермичә калган юк, — ди Алсу Мулланурова.
Муллануровлар гаиләсе тырышып-тырмашып көн күреп ята. Өстәвенә, бер сыер, өч үгезләре дә бар. Шартлар шәһәрдәгечә булуына карамастан, балаларын төп йортта калдырасы килми Алсу апаның.
"Яшьләргә тормыш итәргә кирәк, кая да булса укымыйча булмый. Үзем авылда калганыма үкенмим. Шәһәр минем өчен түгел», — диде хуҗабикә.
Алсу апаның тормыш иптәше Илсур Муллануров та авылның киләчәген күрми:
— Яшьләр китә, бернинди перспектива юк. Яшьләргә күбрәк ял итү урыннары кирәк. Авылыбыз да матур югыйсә, тирә-якта күлләр, урманнар… Пенсионерларга эш кирәк түгел, алар болай да пенсия акчасына яши. Хөкүмәтнең сәясәте шундый бит, авылларны бетерәләр.
Сосмакның соңгы фермасы да юкка чыгарга тора
2006 елдан бирле ферма тотучы Ильяс Гыйләҗиев та пенсиягә чыккач, фермасын ябарга җыена. Фермерлык эшен хатыны белән башлап җибәрәләр. Бүгенгәчә фермадагы бөтен мал-туарны икесе генә карый.
— Сыерлар тота идек, бетердек. Хәзер таналар, үгезләр асрыйбыз. Тумышым белән мин шушы авылдан, эшләр бара, ләкин авырлык белән. Хөкүмәт ярдәм итми. Малларны иткә дип тотам. Таналарны үрчетәм әле, бер дә суйганым булмады, — ди Ильяс абый.
2006 елдан бирле тир түгеп эшләгән Ильяс абыйның бер тапкыр да отпускка чыкканы булмаган. Ферма тотканчы ул колхозда эшләгән.
— Балалар авылда калмаячак, шәһәрдә авылга караганда торуы ансатрак, иркенрәк. Ә монда гел эшләргә кирәк, ял көннәрендә дә, отпускта да эшләргә кирәк. Ял да, отпуск та юк, — дип сөйләде ул.
Дәүләт, бер карасаң, фермерларга ярдәм итә. Башта. Аннары дәүләткә акчаларны кире кайтарасы. Бер яктан булыша, икенче яктан сине ятим итеп ташлап калдыра. Шулай итеп, Сосмакта бердәнбер ферма да озакламый берничә елдан соң юкка чыгарга тора.
«Татарча белгән удмуртлар да бар»
Казанга кайтыр алдыннан, Сосмак авылы халкы белән хушлашып, Можга районы мәдәният йортына кереп чыктык. «Сөмбел» ансамбле апалары безгә үзләренең җыр номерларын күрсәтте. Коллективта бары тик татар апалары гына катнаша. Ә ансамбльнең баянчысы — удмурт егете Александр әфәнде рәхәтләнеп татар көйләрен уйный.
Администрациядә дә татар кешеләре күп икән. «Можгада Татар милли-мәдәни автономиясе урнашкан, без чараларны да бергәләшеп уздырабыз. Өлкәннәрне бәйрәм белән котларга барабыз. Яшьләр дә безнең эшкә тартыла: мин ике төркем балалар вокаль ансамблен җитәклим, анда 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар йөри. „Сөмбел“ ансамблен дә мин җитәклим», — диде Зилә Сафина.
Ансамбль генә түгел, Можгада үзешчән татар театры дә эшли. «Сөмбел» ансамбле солистларының берсе Фәнзия апа шул театрны җитәкли.
— Удмуртлар белән аралашып, дуслашып яшибез, — ди Фәнзия Гыйльманова. — Алар безгә шулкадәр якын, беркайчан да кирегә какмыйлар, бер-беребезгә ярдәм итешеп яшибез.
Үзешчән театрыбызга актерлар җитеп бетми, аеруча ир-атлар. Кайчак үземә ир-ат булып уйнарга туры килә. Мондагы татарларны гел чакырам, алар: «Ай, без уйный белмибез», — диләр. Соң, без өйрәтәбез, дим. Белмим, бу битарафлыкмы, оялумы икән? Икенче бер татар кешесе: «Ә татар теле кемгә, нигә кирәк соң ул?» — ди. Татар теле милләтне саклап калырга кирәк, дим. Телне белергә кирәк, телне белмәсәк, без беркем дә түгел. Телне белмәсәк, без милләт буларак бетәбез.
Элегрәк беренче мәктәптә татар класслары бар иде, татар теле җиденче сыйныфка кадәр дәрес буларак керде. Ул дәресләр кире кайтарылырмы-юкмы — белмим. Балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә факультатив юнәлешләр генә калды.
Синең татар телең кемгә кирәк инде ул, дип әйткәнгә хәтерем калды да шундый шигырь юллары туды:
«Татарлар» дип, күп еллар безне шулай йөрттеләр,
Килде хәзер шундый чорлар — кими бара татарлар.
Тел дә шулай була калса, татар теле дә бетәр,
Нигә шулай булды икән дип, уйланыр вакыт җитәр, — дип, шигырен укыды Фәнзия апа.
Апалар сөйләвенчә, татар халкының мәдәнияте белән җирле халык та кызыксына. Мәсәлән, татарча спектакль куелганда удмуртлар татарлар янында утыра, татарлар аларга тәрҗемә итә икән. Хәтта татарча белгән удмуртлар да бар, диләр.
Талантлы милләттәшләребез белән саубуллашып, озакламыйча юлга чыктык.