news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Удмуртиядә 46 яшьлек хатынны үтереп, мәетен базга күмеп куйганар

47 яшьлек ир-ат хатынын үтергәнче кыйнаган.

news_top
Удмуртиядә 46 яшьлек хатынны үтереп, мәетен базга күмеп куйганар
Удмуртия буенча Тикшерү идарәсе

Удмуртиядә бер хатын мәете бер ай чамасы базда яткан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

46 яшьлек хатынны үз йортындагы базга күмеп куйганнар. Аны үтерүдә шикләнеп ирен кулга алганнар. Можга районара тикшерү бүлеге 47 яшьлек ир-атка карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Ул моңа кадәр дә хөкем ителгән, Алнаш районында яшәүче кеше.

27 июньдә Алнаш районында яшәүче хатын 46 яшьлек әнисенең хәбәрсез югалуы турында полициягә гариза яза. Тикшерү эшләре барышында мәрхүмәнең җинаять корбаны булуы ачыклана. Аның мәетендә көч кулланып үтерү билгеләре була. Мәетне 3 июльдә үз өе янында — Алнаш районының Пирогово авылында Нагорная урамындагы базда табалар.

Тикшерү версиясе буенча, 12 июньгә каршы төндә бу хатынның ире — җинаятьтә гаепләнүче кеше хатыны кыйный, аннары мәетне базга күмеп куя, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар