news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Удмуртиядә 11 яшьлек малай өшеп үлгән

Воткинскида якшәмбегә каршы төндә һава температурасы -19 градуска кадәр төшкән.

news_top
Удмуртиядә 11 яшьлек малай өшеп үлгән
“Татар-информ” хәбәр иткәнчә, малайның мәктәптән өенә кайтмавы турындагы белдерү социаль челтәрләрдә кичә чыккан.

Соңрак Воткинск торак пунктының бер бакчачылык ширкәтендә 11 яшьлек мәктәп укучысының үле гәүдәсен тапканнар, дип “Известия” хәбәр итте.

Агентлык мәгълүматлары буенча, ир бала туңып үлгән.

Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча идарәсе матбугат хезмәте җинаять эше ачылу турында хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар