Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Удмурт җырчысы Николай Анисимов: Минем тирәмдәге кайбер чит ил кешеләре татар эстрадасын удмуртныкына караганда «пафос»лырак дип саный

Хәзер татар җырчылары рус тамашачысының күңелен күрергә омтыла. Elvin Grey, башкорт һәм татар телләреннән кала, русча да җырлар яздыра. Илназ Сафиуллин татар телендәге берничә җырын русчага тәрҗемә итеп башкара. Менә шулай татар җырчылары җырларын русчага әйләндергәндә, милләте буенча удмурт булган Николай Анисимов татар җырларын үз телендә яңгырата. Иң кызыгы шунда: ул җырлар удмурт халкында бик популяр.

news_top_970_100
Удмурт җырчысы Николай Анисимов: Минем тирәмдәге кайбер чит ил кешеләре татар эстрадасын удмуртныкына караганда «пафос»лырак дип саный

«Татар-информ» электрон газетасы хәбәрчесе, Николай Анисимов белән элемтәгә кереп, аның татарча җырларны удмурт телендә ничек башкара башлавы, ике эстраданың уртак яклары һәм милли телләрнең бүгенге халәте турында сөйләште.

− Николай, һәр артистка бирелә торга сораудан башлыйк әле. Кайчан җырлый башладыгыз? Үзегезнең беренче чыгышыгызны хәтерлисезме?

− Мин Удмуртиядә тудым һәм үстем. 2012 нче елда Удмурт дәүләт университетының удмурт филологиясе факультетын тәмамладым. Якыннарым сөйләвенчә, кечкенәдән үк җырлыйм. Кызганычка каршы, беренче чыгышымны хәтерләмим. Балачактан калган кайбер мизгелләр генә истә. Мәсәлән, җырларга кушсалар, мин гел «Сопал ярысь чагыр сяська…» («Теге ярдан зәңгәр чәчәк...») җырын җырлый идем. Ә җырны җырлап бетергәч: «Эх, Катин кенаке!» («Эх, Катерина апа!»), − дип әйтә идем. Үсә төшкәч, миңа бу җырны Екатерина исемле туганыбыз өйрәткәнен белдем. Соңрак бу җырның «Шомырт тагын чәчкә койды» исемле татар җыры булганын ачыкладым һәм аны Фларид Минкаһиров башкаруында интернетта таптым. Хәзер ул җырны нинди генә телдә ишетсәм дә, балачак искә төшә. 

− Сезне удмурт эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе, диләр. Сез моның белән килешәсезме?

− Кемнең алай дигәнен белмим, әмма үземне иң популяр җырчы дип әйтмәс идем. Удмурт эстрадасы артистлары арасында миннән танылганрак башка артистлар да бар.

− Сезнең репертуарда удмурт теленә тәрҗемә ителгән татар җырлары бар. Социаль челтәрдәге битегездән күренгәнчә, татар эстрадасы белән дә кызыксынасыз. Бу нәрсәгә бәйле?

− Татар җыры белән кызыксыну миндә балачактан ук. Татарстан белән күрше булу минем иҗатымда гына түгел, ә бөтен удмурт халкының мәдәниятендә эз калдырган. Шуңа күрә берничә гасыр дәвамында барган бу элемтә миңа гына тәэсир итми кала алмагандыр. Моннан тыш, мин кечкенә чакта удмурт телендә эшли торган радио һәм телевидение атнага берничә сәгать эфир белән чикләнсә, татарча радио һәм телевидениене һәркөн күзәтеп барып була иде.

Татар эстрадасы белән генә түгел, татарлар һәм керәшеннәрнең музыкаль фольклоры белән дә кызыксынам. Миңа татар җырларында мелизм ярдәмендә чагыла торган мелодик бизәкләр ошый. Мелизмлы җырлар җырлаганда көй күңелнең барлык почмакларына үтеп керә кебек.

− Сез татар җырларын удмурт теленә тәрҗемә генә итәсезме, әллә ул җырларның көйләренә яңа шигырьләр язасызмы?

− Кайбер җырларны миңа тыңлаучылар үзләре тәрҗемә итеп бирә. Шулай ук удмурт теленә күптән тәрҗемә ителгән һәм бездә халык җыры буларак яшәүче татар җырлары да бар. Мәсәлән, сездәге «Беренче мәхәббәт» җыры бездә «Нырысь яратон», «Аерылмагыз» − «Эн люкиське» исемле җырлар буларак яши.



− Татар җырларын «урлау»да гаепләгәннәре юкмы соң?

− Андый очраклар булды. Социаль челтәрләрдә язганнары бар, шулай ук YouTubeта да бу уңайдан үз фикерен калдыручылар булгалый. Тик урлау бит ул хуҗасын күрсәтмичә нәрсәнедер үзеңә тулаем алу. Ә мин җырларның авторларын күрсәтәм һәм беркайчан да ул җырларны үземнеке дип әйтмим.  

− Татар эстрадасын ничек бәялисез?

− Татар эстрадасын яхшы бәялим. Минем тирәмдәге кайбер чит ил кешеләре татар эстрадасын удмуртныкына караганда «пафос»лырак дип саный.

− Ә удмурт һәм татар эстрадасының аермасы бармы соң?

− Татар эстрадасында һәр планда мөмкинлекләр күбрәк: аранжировкаларның сыйфаты, тамашачыларның күплеге, концертлар саны һ.б. Шулай ук татар җырларының текстларының тирәнлеген билгеләп үтәр идем. Алар һәр яшьтәге тыңлаучыларга туры килә.

− Татар җырчыларыннан кемне тыңлыйсыз? Кайсы артистның иҗаты ошый?

− Аерып беркемне дә әйтмәс идем. Төрле артистларны тыңларга тырышам. Мин күбрәк җырның көенә һәм башкарылышына игътибар итәм.

Башкарылыш дигәндә Ришат Төхвәтуллинны аерып әйтер идем. Татар эстрадасын тыңлаучы дусларым еш кына мине аның белән чагыштыра. Тик мин үзем безнең башкару манералары аерыладыр дип уйлыйм. Тулаем алганда, Ришатның иҗаты ошый.

Гүзәл Әхмәтованың тавыш тембры шулай ук ошый. Кайчан да булса, аның белән күрешеп, аралашып алыр идем. Гүзәлгә һәм аның «Сау булыгыз ак каеннар» җырының авторларына рәхмәтлемен. Мин ул җырны шулай ук удмурт телендә җырлыйм һәм ул миңа бик якын. Удмурт халкы да аны бик яратып тыңлый. Бездә армиягә киткән егетләрне шул җырны җырлап озаталар.

− Үзегез татар телен беләсезме? Бәлки киләчәктә татар телендә җырлау теләге бардыр?

− Татар телен бик аз беләм, миңа аның гармониясе һәм яңгырашы ошый. Татар телендә җырлау турында уйлаганым юк. Минемчә, һәр кеше үзенә якын булган телдә җырларга тиеш. Бу тел һәм музыканың барлык төсләрен яхшырак күрсәтергә ярдәм итә.

− Милли эстрада телне сакларга ярдәм итә дигән фикер белән килешәсезме?

− Әлбәттә, килешәм. Руслашкан удмуртлар үзләрендә яки балаларында удмурт теленә һәм мәдәниятенә кызыксыну уяткан өчен интернетта рәхмәт язалар. Кешеләр, бигрәк тә балалар, җыр аша телне яхшырак өйрәнә һәм кабул итә.

− Удмурт теленең бүгенге халәтен сез ничек бәялисез?

− Хәзер удмурт теле белән генә түгел, күп милли телләрдә авырлыклар күзәтелә. Рус теле кешеләрнең үзләренә генә түгел, ә аларның мәдәниятенә, тел үзенчәлекләренә һәм җыр иҗатына да көчле йогынты ясый. Телебез мәктәпләрдә укытыла, удмурт теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар да уза. Башкалабыз Ижауда теләгән һәр кеше өчен удмурт теле буенча бушлай курслар эшли.

− Сезнең Эстониядәге Тартур университетының докторантурасында укыганыгызны беләбез. Бу илдә татар теленең халәтен әйтә аласызмы?

− Эстониядәге татарлар һәм татар теле турында төгәл генә бернәрсә дә әйтә алмыйм. Әмма Финляндия татарларының туган телләрен белүен һәм аны махсус өйрәнүен ишеткәнем бар. Аларның Казанга татар хатыны табарга дип кунакка кайтуларын да беләм.

− Сезнеңчә телне ничек сакларга?

− Минемчә, телне белү һәм аңа хөрмәт белән карау әти-әнидән тора. Бу очракта Эстониядәге фин-угор гаиләләрен билгеләп үтәр идем. Әлеге ил мәктәпләрендә фин-угор халыкларының берсенең дә теле укытылмый, әмма балалар әти-әниләренең телләрендә иркен сөйләшә. Мәсәлән, әтисе − коми, әнисе - удмурт булган гаиләдә 4 яшьлек бала коми, удмурт, эстон һәм рус телләрен белә. Соңрак ул инглиз телен дә өйрәнәчәк. Минемчә, бу − мәктәптә тел өйрәнүгә караганда, гаиләдә туган телдә аралашу мөһимрәк булуын күрсәтә торган ачык мисал.

− Алга таба нинди планнарыгыз бар? Тамашачыларыгызны нәрсәләр белән сөендерәчәксез?

− Алдагы елларда Эстониядә укырга һәм эшләргә планлаштырам. Тамашачыларны сөендерергә омтылмыйм, аларга бары тик үз иҗатымны тәкъдим итәргә телим. Хәзер мин үзем дә җырлар яза башладым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100