Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Удмурт халкының милли ризыгы – перепеч рецепты

news_top_970_100
Удмурт халкының милли ризыгы – перепеч рецепты
Фото: Рәдифә Ногманова

Әлмәттә яшәүче күп балалы ана Рәдифә Ногмановадан перепеч рецептын тәкъдим итәбез. Ул төче камырдан пешерелә.

Камыр әзерләү өчен: 200 мл су яки сөт, 2 йомырка, ярты стакан көнбагыш мае, тәменчә тоз, чама белән он.

Барлык ингредиентларны кушып, кулга ябышмый торган тыгыз камыр басарга һәм бераз ял иттерергә.

Эчлек өчен бәрәңге боламагы ясарга, яшеллек һәм йомырка салып болгатырга.

Аннары, формалаштырып, духовкада пешерергә.

«Әни гомергә мичтә перепеч пешереп ашатты. Ул – удмурт халкының милли ризыгы икән. Өстенә атланмай салып ашасаң да, болай гына ашасаң да, бик тәмле була», – ди Чирмешәндә туып үскән 5 бала анасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100