Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Удмурт ризыклары: перепечи, табани, бискыли һәм шекера (рецептлар)

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы укучыларын удмурт милли ризыклары белән таныштыра.

news_top_970_100
Удмурт ризыклары: перепечи, табани, бискыли һәм шекера (рецептлар)

ПЕРЕПЕЧИ

Аны әзерләү өчен төче камыр кирәк. Без аны кефир, йомырка, маргарин, бер чеметем тоз салып басабыз. Камырны җәеп, кырыйларын бөгәбез һәм уртасына эчлек салабыз.

Эчлек төрлечә булырга мөмкин: кемдер гөмбә белән суган яки ит белән кәбестә сала.  Бәрәңге, эремчек, хәтта тары боткасы салып пешерергә дә була. Перепечиның иң төп компоненты – чи йомырка, аннан башка эчлек тарала.

ТАБАНИ

Табани пешерү өчен коймакка кебек чүпрәле камыр кирәк. Камыр төн чыгарга һәм әчергә тиеш. Мичтә пешергән очракта табанины майлыйлар. Тик хәзер аны газ плитәсендә пешерәләр. Табани пешкәндә аның өстенә яшел суган сибәләр. Өстенә чи йомыркага яшел суган салынган катнашманы салырга да була. Камырына туралган суган да кушарга мөмкин.

Табанины сөттән әзерләнгән махсус соус белән табынга бирәләр. Моның өчен сөтне кайнау хәленә китерәләр, тәменчә тоз өстиләр. Аерым савытта сөтнең икенче өлешенә он һәм йомырка кушалар. Әлеге катнашманы акрын гына кайнап торган сөткә болгата-болгата агызалар. Әлеге масса уртага җыела башлагач уттан алырга һәм ак май кушарга кирәк. Табанины әлеге катнашмага манып ашарга була.

БИСКЫЛИ

Озак саклана торган йомры икмәк әнә шулай дип атала. Аны элек солдатка юлга салганнар. Хәзер исә балыкчылар үзләре белән ала. Аның камыры сыер һәм дуңгыз маена сөт, чәй содасы кушып ясала. Аны бармак калынлыгында олы көлчә формасында җәяләр дә өстенә стакан асты ярдәмендә йомрылар ясыйлар. Мичтә йә духовкада пешерәләр.  

ШЕКЕРА

Камыры солы йә бодай онына йомырка, терлек мае, чәй содасы, тәменчә тоз кушып басыла. Әлеге камырдан бармак юанлыгындагы “баулар” ясарга һәм аларны ромб формасында кисәргә кирәк.

Табага эретелгән май салып, әзер шекераларны тезәбез дә кызу мичкә куябыз. Пешкән арада май тигез сеңсен өчен болгатып, сикертеп  алабыз. Катканчы мичтә тотабыз.

Хәзер хуҗабикәләр аны гадирәк итеп әзерли. Май, сөтөсте, сөт, йомырка салып әзерләнгән камырга тәменчә тоз, чәй содасы, шикәр өстиләр. Ромб формасында кисеп, духовкада пешерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100