Хезмәткәр дистанцион эш вакытында җитәкчелек белән килештермичә сәяхәткә чыгып китсә, ә эш урыны хезмәт килешүендә төгәл күрсәтелгән булса, бу эштән азат итүгә кадәр җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына Приморье краендагы кадрлар компаниясе җитәкчесе Ирина Котлярова сөйләгән.
Белгеч аңлатуынча, дистанцион эш – хезмәт килешүендә каралган вазифаларны эш бирүче урнашкан урыннан читтә башкару. Килешү төзегәндә дистанцион хезмәткәрнең эш шартлары, шул исәптән эш урыны да, документта теркәлә.
Ирина Котлярова әйтүенчә, Россия Хезмәт кодексының 57 нче маддәсе нигезендә эш урыны хезмәт килешүенең өстәмә шарты булып тора һәм ул килешүдә күрсәтелергә дә, күрсәтелмәскә дә мөмкин.
Әгәр эш урыны килешүдә билгеләнгән һәм, мәсәлән, хезмәткәрнең фактик яшәү адресы итеп күрсәтелгән икән, эш вакытында ул шул адрес буенча булырга тиеш. Эш урынын эш бирүче белән килештермичә үзгәртү хезмәт килешүе шартларын бозу булып санала һәм дисциплинар җаваплылыкка, хәтта эштән азат итүгә кадәр китерергә мөмкин.
Моннан тыш, хезмәткәр фактик яшәү урынын үзгәрткән очракта, бу хакта эш бирүчегә күчеп килгәннән соң киләсе эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш.
Әгәр эш вакытында башка урынга кыска вакытка гына китәргә кирәк булса, моны да алдан эш бирүче белән килештерү зарур. Мондый очракта хезмәт килешүенә өстәмә килешү төзелә.
Ә инде хезмәт килешүендә эш урынының төгәл адресы күрсәтелмәгән булса, дистанцион хезмәткәр эш бурычларын кайсы урында үтәвен мөстәкыйль рәвештә сайлый һәм сәяхәт итә ала, диелә хәбәрдә.