Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Удаленка»да эшләгәндә күзләрне ничек сакларга?

Үзизоляция күпләр өчен ял түгел, ә гадәти эш көне. Ә соңыннан онлайн-ял. Компьютерлар, смартфоннар — көне-төне шулай дәвам итә. Мондый режимнан күзләр белән нәрсә булырга мөмкин?

news_top_970_100
«Удаленка»да эшләгәндә күзләрне ничек сакларга?

Күзләрне экраннан ял иттерергә кирәк

Хәзерге кешеләр — электроника коллары. Офистагы монитор алдындагы эшен тәмамлап кайтканда да күпләр юлда планшет яки смартфон карый башлый. Әле өйдә телевизор да бар.

Хәзерге шартларда, читтән торып эшләгәндә күзләргә булган йөкләнеш нык арта. Әле өйләрдәге җылылык батареялары да һаваны корыта һәм бу күзләргә зыянлы. Шуңа күрә бүлмәне даими җилләтеп торырга, балконга чыгып булса да саф һава сулап керергә кирәк, дип яза «АиФ» басмасы.

Берничә атна өйдә утырганнан соң күпләр күзләрендә дискомфорт сизә: «ком» кергән кебек булу, ачыту, күз яше агу яки күзләр нык кору, кызару, күз күреме тоныклану, яктылыктан курку… Кайберәүләрдә моңа баш авырту да өстәлә.

Болар барысы да «коры күз» синдромы яки коры кератоконъюнктивит дип атала. Бу авыру күз яше составы үзгәрү һәм сыйфаты начарлануга бәйле. Бу күз тукымаларының зарарлануына һәм ялкынсынуына китерергә мөмкин.

Хәер, мондый авыруга компьютер һәм артык коры һава гына китереп калмыйча, гап-гади хезмәт нормаларына игътибар итмәү, пычрак һаваның һәм төтеннең тәэсире, күзләргә бәйле һәм бәйле булмаган авырулар, даруларны озак яки дөрес кабул итмәү һәм, әлбәттә, яшь үзгәрешләре дә китерергә мөмкин.

Гимнастика һәм күзләрне дымландыру

Күзләргә ял кирәк. Беренчедән, эш көнен дөрес планлаштыру киңәш ителә. Икенчедән, күзләргә гимнастика һәм күз яшен алмаштыра торган махсус тамчылар белән ярдәм итәргә кирәк.

Компьютерда эшләүне ял белән аралаштырыгыз. Озак вакыт мониторга төбәлеп утыру күзләрне корытып кына калмый, аның мускулларын киеренке халәткә китерә һәм күз ачып-йому ритмын боза. Профилактиканың иң нәтиҗәле ысулы — күзләргә гимнастика, ул күзләрдәге йөкләнешне бетерә һәм күзләрне ял иттерә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100