news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үчле ир элеккеге хатынын эшенә килеп кыйнаган

news_top

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә ир-ат элеккеге хатынының эшенә бәреп кергән һәм аны кыйнаган. Имгәнгән хатынны хастаханәгә салганнар. Хатын хәзер шаһитлар эзли. Аның сүзләренчә, ир-ат аның яңа мөнәсәбәтләре турында белгән һәм үч алу өчен килгән. Хатын-кыз үзенең һәм якыннарының тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркуын әйтә. Бу хакта «Башинформ» яза.

Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, Россия Эчке эшләр министрлыгының Туймазы районы дежур бүлегенә медицина учреждениесеннән хәбәр килгән.

«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Полиция хезмәткәрләре низагта катнашучыларны һәм булган хәлне ачыклады. Суд-медицина экспертизасы билгеләнде. Тикшерү буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – диләр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар