Үчле ир-ат дустын үтергән, хатынын башы белән ишек тупсасына бәргән һәм өйгә ут төрткән
Еврей автономияле округында яшәүче ир-ат, җинаять эзен яшерү өчен, ике гаилә яши торган өйгә ут төрткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
«Әйе, мин аны үтердем, ләкин башкаларга зыян китерергә планлаштырмаган идем», – ди Виталий (исеме үзгәртелә) суд залында.
Ул дустын үтергән, аннары аның өенә ут төрткән. Шулай итеп бөтен гаилә утта һәлак була язган.
Виталий белән Сергей (исеме үзгәртелә) – күршеләр, алар сирәк булса да аралаша. Былтыр җәен алар талаша, Виталий иптәшенә үпкә саклап кала. Аннары ул бераз «сала» һәм үч алырга килә.
Сергей гаиләсе белән яши торган йортта 2 гаилә тора. Фаҗига булган көнне Сергей да хатыны белән эчә, хатын алданрак йокларга китә. Сергей йокларга өлгерми, күршесе килә. Ишекне ачуга, Виталий иптәшенә ташлана, күкрәгенә суга-суга кыйный, аннары Сергей үлә.
«Ир-ат кадалган-киселгән яралардан үлә. Хатыны уянганда, аның мәете коридорда ята. Хатын кычкырмакчы була, тик күрше аны муеныннан тотып ала, башы белән ишек тупсасына бәрә, аннары хатын егылып, аңын югалта», – дигәннәр прокуратурада.
Җинаять эзен яшерү өчен, Виталий өеннән бензин алып килә. Бүлмәләргә сибә һәм ут төртә. Берничә минуттан күршеләр төтен исен сизә, янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Бәхеткә, аларны коткаралар.
«Егылып аңын югалткан хатынны коткарырга өлгерделәр. Аның тәненең 25 проценты пешкән, ул исән», – дигәннәр прокуратурада.
34 яшьлек Виталийны үтерүдә, башка кешеләрне үтерергә маташуда, җинаять эзләрен яшерүдә гаеплиләр. Ир-ат өйдә башка кешеләр булуны белеп эшләгән. Судта ул гаебен өлешчә таный. Ул үтерүне яшерү өчен өйгә ут төртүен, ләкин башка кешеләрне үтерергә теләмәвен әйтә.
Суд бу ир-атны 15 елга ирегеннән мәхрүм иткән, диелә хәбәрдә.