news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үчле егет сөйгән кызының атасын үтергән, анасына пычак кадаган, өйләренә ут төрткән

news_top

Узган төндә Тула шәһәренең Саратов урамында яшәүче гаиләгә һөҗүм иткәннәр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Тула өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.

Бер ир-атны үтерү һәм ике хатын-кызны үтерергә маташу факты буенча җинаять эше ачылган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, шәхси йортта яшәүче гаиләгә 26 яшьлек ир-егет һөҗүм итә. Биредә аның элек очрашып йөргән кызы яши. Егет кызның әтисен пычак белән ярый. Ир-ат урында ук һәлак була.

Шуннан соң егет кызның әнисенә дә күп тапкыр пычак белән кадый.

Бу вакытта кыз өйдә була, егет моны белә. Ул кызны эзләп таба алмагач, кухняга ут төртә һәм качып китә. Кызның әнисе хәзерге вакытта хастаханәдә, аңа табиблар ярдәм күрсәтә.

Полиция хезмәткәрләре бу егетне тоткарлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар