Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Учалыда бер ир, бозым ясауда гаепләп, пенсионерка күршесен кыйнаган

Әби үзенең бозым салу белән шөгыльләнүен таныган.

news_top_970_100
Учалыда бер ир, бозым ясауда гаепләп, пенсионерка күршесен кыйнаган
pixabay.com

«КП в Уфе» сайты язуынча, Учалыда 69 яшьлек бер хатын күршесе өстеннән полициягә гариза язган. Полицейскийлар бу тарихны ишеткәч, шаккатканнар.

Әби машинист булып эшләүче 33 яшьлек күршесе белән дус булмый. Шуңа да ул аңа бозым сала. Бераздан ир авырый башлый, гаиләсендә проблемалар башлана. Ир бу әбинең бозым салганын ачыклый. Аннары ул иртән аның өенә килә, башына тимер торба белән сугып аңгырайта һәм урманга алып чыгып китә. Урманда бик озаклап бозымның зыяны һәм сихер салуның гөнаһ эш булуы турында лекция укый аннары кире авылга алып кайта. Ир, әби төзәлде дип уйлап, өенә кереп китә, әби полициягә барып гариза яза.

Әбинең баш миенә зыян килгән булып чыга, баш сөяге дә чәрдәкләнгән.

Ир гаебен таный. Әмма «бозым кертү» дигән маддә булмау сәбәпле, әби дә үзе гаебен — бозым кертүне таныса да, җинаять җаваплылыгы иргә генә яный. Аны кеше кыйнауда һәм урлауда гаеплиләр.

Социаль челтәрләрдә кешеләр ике лагерьга бүленгән. Берәүләре бозым ясау белән шөгыльләнгән әбине гаепли, берәүләре бу ирне юләр дип атый һәм аннан көләләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100