Учалы районында биш балалы аккошлар гаиләсен атып үтергәннәр
Биш бала чыгарган ата һәм ана аккошлар кешеләргә ияләшкән булган.
Башкортстанның Учалы районындагы Сораман авылындагы күлдә яшәүче аккошлар гаиләсен атып үтергәннәр. Биредә ана һәм ата аккош, аларның биш баласы булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
«Башкортстан» газетасы хәбәрчесе Лилия Нуретдинова сүзләренчә, кошлар биредәге кечкенә генә күлдә язын оялый, биш бала чыгаралар. Авыл халкы кошларны кулга ияләштерә, алар кешедән курыкмый. Көз җиткәч, аккошлар җылы якка китәргә җыена.
30 сентябрьдә кич белән сулык янына Chevrolet Niva машинасында билгесез кешеләр килә. Аккошлар курыкмыйча, ир-атлар янына йөзә. Шунда аларны атып үтерәләр. Ир-атлар аккошларны ни сәбәпле атканы да билгесез, алар кошларны алып та китми.
Мылтык тавышын ишетеп, бирегә авыл халкы җыела. Биш аккош (ата-анасы һәм өч баласы) шунда ук үлә. Ике бала исән була, ләкин төнлә алар да яраларыннан һәлак була. Бу турыда күрше авылда яшәүче Азамат Лутов сөйли.