news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уч төпләре кычытса, организмда нинди проблемалар була?

«Уч төбе кычытса — акча керә яки күрешәсең», дигән халык сынамышы булса да, моның сәламәтлек ягыннан сәбәбе бар.

news_top
Уч төпләре кычытса, организмда нинди проблемалар була?
https://pixabay.com

Табиблар уч төбе кычытуның сәбәбен аңлаткан. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Уч төбе талпан белән зарарланган очракта, экзема, төрле ризыкларга аллергия булганда да кычытырга мөмкин.

Шулай ук психоэмоциональ киеренкелек тә уч төпләрен кычыттыра. Кеше үзенең борчылуын аңламаска да мөмкин, ә аның тәне хисләргә уч төбен кычыттырып җавап бирә.

Авитаминоз вакытында да уч төпләре кычыта. Витаминнар җитмәсә, шул исәптән Д витаминына кытлык булса, тән тиресе корый, уч төпләре ялкынсына.

Гормональ фон үзгәргәндә, йөклелек яки климакс вакытында хатын-кызларның уч төбе кычытырга мөмкин, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар