news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Учалыда яшәүче хатын баласының мәетен атна буе диванда яшереп тоткан

news_top

Чиләбедә кызын үтерүдә шикләнелүче хатын-кыз баланың мәетен атна буе диванда яшереп тоткан. Бу хакта хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән RT хәбәр итә, дип яза «Башинформ».

Башкортстанның Учалы шәһәрендә яшәүче хатын-кызны кулга алганнар. Ул гаебен танымый. Вакыт-вакыт истерикага бирелә, баласы үлү сәбәпле елый, әмма кызның үлемендә гаепле башка кешеләрне атамый.

Баланың мәетен кара целлофан пакетка төргәннәр. Хокук саклаучылар фатирда кан эзләре тапмаган. Суд-медицина экспертлары баланы мәет табылуга 10 көн кала үтергәннәрен ачыклаган.

Хатын-кызны Учалыда бик нык исерек хәлдә кулга алганнар. Ул Чиләбегә 1 ай элек баласы белән бергә килгән булган. Акча белән проблемалары булган, танышларыннан алып торып, бурычлар җыйган. Чиләбегә массаж һәм маникюр ясап акча эшләргә дип килгән. Үтерелгән кызның әтисен дә тапканнар. Аңа хәбәр иткәннәр, ләкин ир-ат кызыксыну күрсәтмәгән.

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Башкортстанда яшәгән кыз баланы үтерү очрагын контрольгә алды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар