news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Учалыда канлы фаҗига

news_top
Учалыда канлы фаҗига
Фото: следком

Башкортстанның Учалы шәһәрендә 64 яшьлек пенсионер 38 яшьлек хатынны үтерүдә гаепләнә, дип хәбәр итә республика буенча Тикшерү комитеты.

8 июльдә Учалыда бер хатын үзенең иптәш хатыны югалуы турында полициягә хәбәр итә. Ул аның белән 2 июльдән бирле элемтәгә керә алмавын әйтә.

Полиция эзли башлагач, 64 яшьлек пенсионерның бу хатын белән таныш булуын ачыклый. Сорау алганда, пенсионер ул хатынның кайда икәнен белмәвен әйтә. Әмма шаһитлар бу ирнең хатын белән даими рәвештә эчеп йөргәнен ачыклый. Ир үзе дә полиция нәрсәдер беләчәген аңлый һәм качып котылмакчы була, әмма аны кулга алалар. Пенсионер ир ничек булганын сөйләп бирә. Ул бу хатын белән талашып киткән һәм аны алдап урманга алып кергән дә пычак белән чәнчеп үтергән.

Пенсионер хатынның мәетен куак астына яшергән була. Җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар