Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Учак аша сикерә». Башы, муены, гәүдәсе, аяк-куллары пешкән нәни малай реанимациядә ята

news_top_970_100
«Учак аша сикерә». Башы, муены, гәүдәсе, аяк-куллары пешкән нәни малай реанимациядә ята
"Татар-информ" архивы

Башкортстанда бөтен тәне диярлек пешеп беткән 8 яшьлек малайны Уфадагы хастаханәнең реанимациясенә китергәннәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

18 мартта кич белән соң гына 8 яшьлек малайны китерәләр. Ул Иглин районында Иглин авылында яши.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, табиблар малайның башы, муены, гәүдәсе I, II, III дәрәҗәдә пешүен, аяк-кулларының 15 проценты пешүен, җиңелчә дәрәҗәдә шок булуын билгели.

Хастаханәгә китергән чакта аның хәле стабиль катлаулы дип бәяләнә. Аңа операция ясыйлар, ул әле дә реанимациядә ята.

«Пациент реанимациядә. Сәламәтлеге стабиль, уртача катлаулы дип бәяләнә», – дигәннәр 22 мартта Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Баланың ничек пешкәне анык кына билгеле түгел. Расланмаган белешмә буенча, ул өлкәннәрдән башка, үзе генә булган чакта учак яга, аннары шул учак аша сикергәндә пешә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100