Рания белән нишләп дус булганмындыр инде мин, аңламыйм. Ул – зифа-төз гәүдәле, чибәр, каракучкыл тәнле. Ә мин таза гәүдәле, чәчләрем юка, һәм үземне аның янында гел шөкәтсез үрдәк бәбкәсе итеп тоя идем. Өстәвенә, буем да кисәк кенә үсеп китте, һәм мин шуннан оялып, бөкрәеп йөри башладым.
Раниягә тумыштан ук зәвык хисе бирелгән иде. Мин аннан көнләштем. Ул бөтен нәрсәне туры китереп сайлый белә, әллә нинди прическалар ясый. Мин ничек кенә аңа охшарга тырышсам да, берни дә барып чыкмады. Артыннан өере белән егетләр йөрде. Дәресләрдә мәсьәлә-мисалларны класста беркем булдыра алмаганча чишә һәм шуны аңлата да белә. Һәр контроль эш алдыннан бөтен укучы аның янына җыела. Ә мин бары тик көнләшә генә идем...
Иң якын дуслар буларак, мәктәпне бетергәннән соң, бергә институтка кердек һәм икебез бергә фатир яллап тора башладык. Әмма монда бер аерылгысыз дуслар түгел идек инде. Институтта бер-беребез янына килеп тә карамыйбыз. Өйдә дә һәркайсыбыз үз эше белән мәшгуль. Хәтта фатирны да график буенча җыештырдык.
Элекке кебек, Раниянең артыннан йөргән егетләре дә, иптәшләре, дус кызлары да бик күп иде. Минекеләр дә бар, әмма алар ул кадәр акыллы, тугры, шат түгел.
Ә соңыннан Рания гашыйк булды. Без кабаттан көн саен озаклап сөйләшә башладык. Ул Фәрит белән киләчәк тормышлары турында планнар кора. Ә мин, Фәрит кебек егетем беркайчан да булмаячак, дип уйлап ятам. Һәм тагын көнләшә башладым.
Ләкин, берсендә, Фәрит мине ошатуын әйтте. Мин башта ышанмый тордым. Ышанырлык та түгел иде шул, әмма без очраша башладык. Беркем дә белмәсен, сизмәсен өчен яшеренеп кенә күрештек. Раниягә, ашыгыч эшләрем бар, дип алдыйм, ә үзем аның егете белән очрашуга китәм. Ә Рания бу вакытта Фәритне көтә, аның тагын ниндидер эшләре килеп чыккан дип, елап кала иде. Шулай, бер еллап, Раниянең башын катырып йөрдек.
Рания Фәрит белән очрашканда бик бәхетле иде. Ул Фәритне, назлы, игътибарлы, кайгыртучан, дип гел сөйләп торды. Фәрит исә мине яратуын Раниягә әйтә алмыйча азапланды. Мин хәтта аның хәленә дә керә башладым: уйламыйчарак эш итүе аркасында нинди уңайсыз хәлгә эләкте бит егеткәем.
Тик мин авырга узгач, сер капчыгы тишелде. Ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, без туйга әзерләнә башладык, әлбәттә инде, мин булачак иремне яшереп кала алмадым. Ни гаҗәп, Рания моңа тамчы да борчылмады. Һәрхәлдә, сизелмәде инде, бәлки, эченнән ут йоткандыр, әмма тыштан берни сиздермәде. Иң якын дус кызым буларак, ул туйда минем шаһидәм булды. Туйдан соң Фәрит белән фатир яллап, бергә яши башладык. Мин башта «академик» ял алдым, ә соңыннан институтны бөтенләй ташладым.
Рания кияүгә соң гына чыкты һәм башка шәһәргә күченеп китте. Шуннан соң без аның белән очрашмадык. Ә аның тормышы белән махсус кызыксыну ничектер уңайсыз иде. Фәрит белән дә ул турыда телгә алмаска, искә төшермәскә тырыштык. Тормышыбызның бу чорын ничектер бик җайлы гына сызып ташладык. Ирем эшләде, мин балалар карадым. Өч улыбыз бар, мәшәкать җитәрлек. Юам, пешерәм, җыештырам... Кайнанам белән кайнатам дачаларын безгә бүләк итте, менә хәзер кышка яшелчәләр дә тозлыйм, компоты, кайнатмасы дигәндәй... Кыскасы, әллә нинди хатирәләргә бирелеп, тормыштан күптән юкка чыккан дусларны искә төшереп, хисләнеп утырырга вакыт юк.
Әле күптән түгел минем әти-әниләргә кунакка кайттык. Үч иткәндәй, Рания белән очраштык. Ул подъезддан чыгып килә, ә минем кереш иде. Борылырга яки яшеренергә мөмкинлек булмады. Ул һәрвакыттагыча күз явын алырлык кыяфәттә. Ә мин гадәттәгечә шөкәтсез үрдәк бәбкәсе инде. Дөресрәге, инде бәбкә түгел, ә инде симергән, карт ана «үрдәк» идем.
«Ничек хәлләрең? Бик матур күренәсең?» – дип сорадым.
«Бик әйбәт, Аллаһка шөкер. Әле менә ирем белән Төркиягә ялга җыенабыз. Юл уңае булгач, әти-әнинең хәлен белеп чыгыйк дип сугылган идек», – дип елмайды Рания. «Синең хәлләр ничек соң?» – дип сорады.
«Нормально. Күптәннән әйтәсем килә иде инде, Рания. Рәнҗемә миңа зинһар, шулай килеп чыкты бит инде...» – дидем, үземне гаепле хис итеп.
«Син нәрсә инде! Мин, киресенчә, сиңа бик-бик рәхмәтле. Әгәр син булмасаң, мин Фәритнең нинди икәнен гомердә дә белмәс идем бит. Ул миңа «яратам» дип антлар эчте, ә үзе минем дус кызым белән йоклап йөргән. Бу – соңрак, мин аңа кияүгә чыгып өч бала тапкач шулай булырга мөмкин иде. Ул башка хатын белән очрашып йөрер иде. Син мине аннан бик вакытлы коткардың. Рәхмәт сиңа», – диде Рания, берни булмагандай.
Ул нәкъ шулай дип әйтте: «өч бала» диде. Бу – хәтта ниндидер ишарә, төрттерү дә түгел иде, ә ачыктан-ачык әйтү. Рания нәрсәдер белә ахрысы, дип шикләнә башладым. Шуннан бирле тынычлыгым югалды. Фәритне эштән көтеп алам, аны күзәтергә тырышам, телефоннан сөйләшүләрен тыңлыйм. Кәефсез чакларында, мин аның ачуын чыгарамдыр, дип пошаманга төшәм. Ә шат күңелле булганда, сөяркәсе янына җыенадыр, дип уйлыйм. Аның бер генә сүзенә дә ышанмыйм.
Һәм иң мөһиме, аның белән нәрсәдер сөйләшүнең мәгънәсез икәнен төгәл беләм. Кайчандыр дус кызымны алдаган кебек, мине дә алдаячак ул. Тормышымның асты өскә килде...