news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уч төбе кычыткан хатын 2,6 миллионга баеган

news_top

Американың Көньяк Каролина штатында яшәүче хатын, уч төбе кычыту аркасында, лотереядә 30 мең доллар (2,6 млн сум) акча откан. Бу хакта UPI басмасына сылтама белән «Лента.Ру» сайты яза.

Хатынның рульдә барганда уч төбе кычыта башлый. Билгеле булганча, уч төбе кычытса, акча керә. Шуңа ышанган хатын заправкада туктап, кибеткә керә. Бәхетен сынап карарга уйлый һәм 2 долларга (177 сум) 2 лотерея билеты сатып ала. Шулай итеп ул көтмәгәндә-уйламаганда 30 мең долларга (2,6 миллион сумга) баеп куя.

Ул бу акчаны әле нәрсәгә тотасын уйламаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар