Фагыйлә апа йоклап китә алмый азапланып ята. Яше дә бар шул инде, узган айда гына җитмеше тулды карчыкның. Ә еллар бер дә сәламәтлек өстәми.
Менә шулай әле бер якка, әле икенче әйләнеп-тулганып ятты карчык. Башта, бик белдекле кешеләр киңәш иткәнчә, күзен йомып, сарык бәрәннәре дә санап карады, догаларын да укыды. Юк, ике күзенең берсенә дә йокы керми. Аптырагач, кухняга чыкты, тынычландыра торган дару эчеп карарга булды. Ярдәме тимәсә дә, үзен тынычландырырга ярап куяр әле.
Кухняда ут яндырып тормады, нигә электр әрәм итәргә? Үз өендә күзен йомып та йөри ала бит ул. Суыткычны ачып, кечкенә дару шешәсен алды да аптырап калды.
«Кара әле, төн уртасы, ә урамда бигрәк якты. Ай тулганмы соң әллә?» – дип уйлады.
Ә тәрәзәдән карагч, коты алынып, аздан гына кычкырып җибәрми калды. Аның өе каршысында, урамның икенче ягында сатучы Фәйрүзәнең өе дөрләп яна!
Кире бүлмәсенә кереп, янгын сүндерүчеләр чакыртырга дип телефонын эзләп тапканчы, күршеләре чакыртып өлгергән иде инде.
Аннан китте мәхшәр. Фагыйлә апа тиз-тиз генә киенде дә урамга ашыкты. Янгын сүндерүчеләр дөрләп янган йортка шланглардан су сиптерә.
«Фәйрүзә кайда соң, Фәйрүзә?» – дип борчылды Фагыйлә карчык.
«Аның белән бар да әйбәт, бер кат күлмәктән чыгып котыла алган. Әнә, табиблар карый аны», – диде кемдер.
Сатучының өе янып бетеп көлгә калганын санамасаң, бар да яхшы булды, шөкер, үзе исән-сау калды. Әлегә аны танышлары сыендырып торды, беренче вакытка кирәк бөтен әйберне бирделәр.
Ә берничә көннән авылда коточкыч хәбәр таралды – Фәйрүзәнең йорты болай гына янмаган икән. Кемдер махсус рәвештә ут төрткән!
«Шаккатырлык та түгел инде, – дип чыш-пыш килделәр авылда. – Фәйрүзә ярты авылдагы ир-атның башын әйләндереп бетерде бит. Берәрсе үч итеп ут төрткәндер», – диештеләр.
Сәер, әмма ут төртүчене тапмадылар. Әлбәттә, йортны кире торгызып булмады, хәер, сатучы хатынның яңа өй салып чыгарлык акчасы да юк иде. Шуңа күрә берничә ел йорт яллап яшәде дә, аннан бөтенләй каядыр күченеп китте ул.
...Бу хәлләрдән соң шактый вакыт узды. Фагыйлә карчык та тәмам картаеп бетте, шулай да үз йортында әкрен генә яшәп ята, күршеләре белән аралаша, ә теге янгын инде онытылып бетте дияргә була, сирәк-мирәк кенә телгә алып куялар.
Берсендә, чакырусыз-нисез, элек бергә эшләгән хезмәттәше килеп керде. Мәйсүфә белән алар колхоз бухгалтериясендә эшләгәннәр иде, якын дуслар булмасалар да, ярыйсы гына аралаштылар. Хәер, авыл җирендә барыбер бер-береңне беләсең, сөйләшеп, исәнләшеп йөрисең инде ул. Шуңа күрә Фагыйлә апа берничә ел элек Мәйсүфәнең ире вафат булганын да, балаларының үсеп, шәһәргә таралганын да белә. Шуннан бирле элекке хезмәттәше ялгызы гына яшәп ята.
Исәнлек, хәл-әхвәлләр сорашкач, Мәйсүфә сәер генә сүз башлады:
«Тыңла әле, Фагыйлә апа, башка дәшми йөри алмыйм. Тыңла!» – диде.
«Нәрсә булды, Мәйсүфә, авырып киттеңме әллә? Ярдәм кирәкме?» – диде аптырашта калган Фагыйлә карчык.
«Күңелем әрни, йөрәгемә авыр!» – диде Мәйсүфә.
«Соң сиңа табибка барырга кирәк. Әйдә, ашыгыч ярдәм чакыртыйк?» – диде Фагыйлә.
«Табиб кына ярдәм итмәс монда. Сиңа тәүбә итәсем килә...» – диде Мәйсүфә, калтыранган тавыш белән. Ул урындыкка утырды да йөзен куллары белән каплады. Сулкылдап елап җибәрде, аңлаешлы-аңлаешсыз сүзләр белән сөйли башлады.
«Фагыйлә апа, Фәйрүзәне хәтерлисеңме? Теге өе янган сатучы Фәйрүзәне...» – диде Мәйсүфә, йөзен күтәрмичә генә.
«Әйе, онытырлык булдымени?» – диде Фагыйлә карчык.
«Аның өен мин яндырдым бит!» – диде дә, үксеп елап җибәрде Мәйсүфә.
...Мәйсүфәнең ире Рамазан сатучы Фәйрүзә янына ешлаган булган икән. Әле ул вакытта балалары да мәктәп укучысы гына, ә Рамазан – мәһабәт гәүдәле, чибәр ир-ат. Менә шулай итеп, Фәйрүзә аны әле койма тактасы кагарга, әле утын ярырга чакыра башлаган. Әлбәттә инде, бу ярдәм өчен тәне белән түләгән.
«Ул азгын хатынны ташлавын күпме үтендем, ялындым бит. Ә ул көлеп кенә куйды. Мин бит Фәйрүзә янына да бардым. Өйләнгән ир белән чуалма, авылда башкалар беткәнме әллә, дидем. Ул вакытта Рамазан да алтынчы дистәсен ваклап килә иде бит. Ә Фәйрүзә беләсеңме нәрсә диде: «Карт алаша буразнаны бозмый ул!» – дип кенә җибәрде. Менә шул вакытта түзмәдем инде, бөтен кешедән кача-поса, җайлы вакытны туры китереп, Фәйрүзәнең йорт ниргәсенә бензин сибеп ут төрттем. Әйбәт дөрләде бит, ә! Мин ул азгын хатын тирән йокыдадыр, үзе дә янып үләр, дип өметләнгән идем анысы, тик барып чыкмады. Исән калды. Ә минем Рамазан дөрестән дә аның янына йөрүен туктатты. Туктамый ни, үз почмагы калмады бит оятсыз хатынның», – дип коточкыч сүзләр сөйләде Мәйсүфә.
«Ничә еллар бу коточкыч сер белән ничек яшәдең?» – дип кенә сорый алды тәмам калтыранып төшкән Фагыйлә карчык.
«Моңа кадәр яшәдем. Моннан ары болай яшәрлегем калмады. Менә сиңа сөйләдем дә шундук җиңеләеп калдым. Рамазан кабердә, Фәйрүзә китте. Ә син, Фагыйлә апа, үзеңчә эшлә. Теләсәң – полициягә бар, барысын да сөйлә. Миңа барыбер», – диде Мәйсүфә.
Ул бераз тынып торды да өстәп куйды: «Ә дөрләп янган йортка караганда, үчнең никадәр татлы булуын аңладым. Ә еллар уза-уза, үчнең коточкыч дәрәҗәдә әче булуын да белдем. Беркемгә дә бәхет алып килмәде ул: миңа да, Фәйрүзәгә дә... Ярар, китим мин», – дип, Мәйсүфә, саубуллашырга да онытып, чыгып китте.
Ә берничә айдан Мәйсүфә дә ире артыннан китеп барды – соңгы чиккә җиткән яман авыру гомерен тиз өзде бәхетсез хатынның...