news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үч»: Чаллыда яшәүче хатын-кыз элеккеге ире исеменә кредитлар җыйган

news_top

Чаллыда яшәүче 24 яшьлек хатын-кыз акча янчыгын калынайту ысулын уйлап тапкан. Ул элеккеге ире исеменә кредитлар җыйган. Рәсми рәвештә ул беркайда да эшләми. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Хатын элеккеге иренең документларының күчермәләрен саклаган һәм микрофинанс оешмалары аша 3 кредит рәсмиләштергән. Ике тапкыр 8,5 мең сум һәм бер тапкыр 3 мең сум алган.

Ир-ат элеккеге хатынының махинацияләре турында кредиторлар шалтырата башлагач кына белгән. Алар аннан ашыгыч рәвештә бурычларын түләвен таләп иткән. Эшнең нидә булуын аңлагач, ул элеккеге хатыны белән сөйләшергә тырышып караган, ләкин ул аңа җавап бирмәгән. Ул арада процентлар арткан. Хәзер ир-ат 8,5 мең сум кредит өчен 19 мең сум кайтарырга тиеш.

Ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. Анда РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе («Мошенниклык») нигезендә җинаять эше ачканнар. Хатын-кызның моңарчы җинаять җаваплылыгына җәлеп ителгәне булмаган. Акчаларны ул шәхси ихтыяҗларына тотып бетергән. Хәзерге вакытта аннан читкә чыкмау турында имза алганнар. Эш материаллары карау өчен судка тапшырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар