Бакчага төштем исә, хатын черки кебек канны эчә: «Нигә өйгә мич чыгармыйсың, нигә кешенеке кебек унитазлы туалетыбыз юк? Шуларны эшләтүдән ирлегеңә зыян килмидер бит?» – дип, тынгылык бирми.
Их, теге Пушкин әкиятендәге кебек, Алтын Балыкка гына ниятеңне әйтеп, хыялларыңны тормышка ашырып булса икән дә... Шулай да ашау-эчүне, кием-салым алуларны кысып, мич тә чыгарттым, туалетны да сулы иттем. Кая ул, минем хатыннанмы, ишетерсең, ди, бер рәхмәт сүзе! «Әллә кайчан эшләп куйган булыр идең бу нәрсәләрне, йөрисең шунда муеныңны сузып», – дип, әйтәсе бөтен рәхмәтен әйтеп бетерде.
Кич белән, кемнән күреп кайткандыр: «Әнә теге аллеядагы Наташалар летний домик та салганнар, барбекюлары да төтен чыгарып эшләп тора. Ә безнең... Йөрисең инде шунда ир исеме күтәреп», – дип, тагын мырлый башлады. Ачу чыкты, малай... Шулай да пенсионер әнидән, энекәштән акча юнәтеп, башкарып чыктым мин бу эшне. Рәхмәтнеме?! Ишетерсең, бар! Бер атна да үтмәде: «Эшләткән-эшләткән шунда бассейн белән душ та җиткереп куйсаң, сәламәтлегеңә зыян килмәгән булыр иде, йөрисең шунда ачуны китереп, ир исеме күтәреп», – димәсенме! Гарьлегемнән җир тишегенә кереп китәрдәй булдым! 1 ай да үтмәде, хатынның тагын үз туксаны – туксан. «Шуның хәтле бурычлар җыеп, ашау-эчүне кысып, дача төзеп ятканчы, шул акчаларны коттедж төзергә тоткан булсаң, үз өебездә рәхәтләнеп яшәр идек», – ди.
Ачуымны эчемә җыеп, кул селтәдем дә төшеп киттем Идел буена. Кеше-кара күренмәгәч, хисләремә ирек биреп, кычкырып-кычкырып еладым, малай. Үзем елыйм, үзем ялварам: «Сихри көчкә ия Алтын Балык, нишләп әкиятләрдә генә бар соң син, нишләп чынбарлыкта юк?!» – дип улыйм. Ул да түгел, колакка бер тавыш килә: «Сат син ул бакчаңны, сат, бөтен кайгыларыңнан котылырсың», – ди. Су өстендә кара җәен балыгы уйнап алды да койрыгын болгап суга чумды. Әллә чынлап булдымы, әллә күзгә генә күрендеме бу хәл, шулай да, хатынга сиздермичә, бакчаны яхшы гына бәягә сатып җибәрдем.
Ну, малай, гомер буе җыелган үчемне алдым убырлы хатынымнан! Әле тегенең бакчаның сатылуын белгәннән соң чыккан җен ачуларын күрер өчен, миллионнан артык акчаны кулына кайтарып тоттырдым. Үзем, тегеңә ничек тәэсир итәр икән, дип күзәтәм. «Бик яхшы эшләгәнсең, синең кебек ирлеге чамалы булган ирләргә нәрсәгә инде ул дача?!» – димәсенме! 1 ай да үтмәде, кичкырын хатын мине кухняга чәй эчәргә чакырып алды. Берүзе генә чәй чөмерергә яраткан бичәнең шулай үз янына чакырып алуы бик сәер тоелды миңа. «Менә нәрсә, иркәем, теге акчага мин Константиновкадан 10 сутый җир сатып алдым. Йорт салу – инде синең проблема. Кеше алдында хет ир заты булып күренерсең, әйдә, селкенә башла иртәгәдән үк», – димәсенме. Шунда мин, аңымны югалтып, идәнгә ауганмын.
Менә, малай, эләксә дә эләкте инде миңа хатынның чын убыры!