"Убыр кеше куркытып йөрсә, кабергә усак казыгын кагарга кушалар"
Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең фәнни хезмәткәре Гөлнара Мансурова татарлардагы хорафатларны ачыклар өчен Нурлат, Чистай, Чүпрәле, Спас һәм башка районнарга экспедиция белән барган. Без белгеч ачыклаган күренешләрне - татарларның өй, су ияләренә, миләш, имән, усак, чыршы һәм башка агачларга ышанулары белән таныштырабыз.
“Убыр кеше куркытып йөрсә, кабергә усак казыгын кагарга кушалар”
"Татарларда теге яисә бу сыйфатларга ия булган агачларга ышанулар бар. Шундый агачларның берсе - усак агачы. Усакны татарлар тылсымлы көчкә ия агач дип саныйлар", - дип сөйли Гөлнара Мансурова.
Үлгән кешенең җаны убырга әйләнеп кеше куркытып йөри башласа, аның җанын тынычландырыр өчен, усак казыгын кабергә кагарга кирәк, диләр. Шуннан соң үлгән кеше җаны тынычланачак дигән ышанулар йөри. Әйтеп үтәргә кирәк, усак агачын кабер эшләүдә дә кулланалар. Шулай ук “шайтан алыштырган” балалар булса, тупса янында усак ботакларын чабып кую кирәк дип санаганнар.
Кукмара районында усак су буенда яшәүче явыз көчләрдән саклый дигән ышану яши. Байлар Сабасында кабер өстендәге усакның яфраклары шаулавы аларның зикер кылуы турында сөйли, диләр.
“Җиде юл чатында үскән миләш аерым көчкә ия”
Гөлнара Мансурова агачка мөнәсәбәт күп очракта дин белән бәйле булуын әйтте. "Чистай һәм Нурлат районында миләш агачын тәрәзә каршына утырту билгеле. Миләш – явыз көчләрдән саклаучы булып санала. Балаларына күз тимәс өчен миләш ботагын бала киеменә тегеп куялар.
Нурлаттагы ышану буенча, миләш ботагының җиденче өлешенең генә күздән саклау сыйфаты бар. Шулай ук җиде юл чатында үскән миләш кенә аерым көчкә ия дип санаучылар да бар, ди ул.
“Элек Тәңрегә корбан китерәбез дип, кеше мәетен каенга элгән булганнар”
Сәяхәтче Ибн Фадлан Х гасырда болгарлардагы мәҗүсилек йолалары турында яза. Алар тәңрегә корбан китерәбез дип, кеше мәетен тартмага салып, каен агачына элеп куя торган булганнар икән. "Бүген исә халыкта “Каен кайгы китерә” дигән ышану йөри. Нурлат районында каен тузын кеше үзе белән сакчы буларак йөртә, дип сөйли Гөлнара Мансурова.
Спас районында каен агачына җир белән күк арасындагы арадашчы буларак карыйлар икән. . Спас районында “Шилык ашы” дигән йола бар. Шул йола буенча алар Ходайдан яңгыр, уңыш сорап, каен төбендә сарык чалган булганнар.
“Ылыслы агач бүрәнәсенең киңлеге кеше муены кадәр булса, өйнең хуҗасы үләчәк дип санала”
"Чыршы агачын, тиз яна торган агач булганы өчен утыртырга кушмыйлар. Аны кайгы китерүче агач дип тә саныйлар. Ә ышанулар күзлегеннән караганда, ылыслы агач бүрәнәсенең киңлеге кеше муены кадәр үссә – өйнең хуҗасы үләчәк дип санала", - ди белгеч.
Яшен суккан чыршы агачыннан татарлар гөслә, скрипка эшли торган булганнар.
“Кабергә утыртылган агач үлгән кешенең догасы булып кабул ителә”
Татар һәм мишәрләрдә имән белән ассоциацияләр ныклы нигез алган. Элек имән агачын Тәңрене зурлагандай зурлаганнар. Имән кешене, җирне, җәмгыятьне Тәңре белән тоташтыра дигән ышану булган.
"Татар мәдәниятендә имән агачы – нәсел агачы булып санала. Аның тамырлары ата-бабаларны, ботаклары яшь буынны күрсәтә. Хәтта кешеләрдән кайсы агач нәсел агачы булып санала дигән сорасаң, барысы да “Имән”дип җавап бирделәр", - ди Гөлнара Мансурова.
Урманны кискәндә һәрчак өч имән агачын калдыра торган булганнар. Аларны “урман әнкәләре” дип йөрткәннәр.
Бала тугач, имән агачын өй каршына утырту ышануы да яши. Ул тазалык һәм иминлек билгесе дип санала.
Гөлнара Мансурова Чүпрәле районында мәҗүсилек белән ислам дине бергә кушылуның бер мисалы барлыгын әйтте. "Монда мишәр татарларының 15нче май бәйрәме - "Каталау бәйрәме"н бар. Әмма аны 15 майны түгел, ә 25 майда үткәрәләр. Бөтен авыл халкы бәйрәмгә ерак булмаган урманга җыела. Монда таудан тәгәриләр, яисә үләндә әвәләнәләр. Шуннан алар имән агачын кочаклап, Ходайдан тазалык, байлык, уңыш сорыйлар. Урманда үләннәр җыеп чәй кайнаталар. Кемдер бәйрәмгә чыга алмаса, алар шушы үләннәрне алып авыл буйлап таратырга чыгалар", - дип сөйли ул.
Чистай районында агач яфрагы коелган вакыт аралыгы белән баланы ашатырга кирәк дип саныйлар.
Исламда кабер өстенә агач утыртуга да төрлечә карыйлар. Төрле сәбәпләр белән кабер өстендәге агачларны кисәләр. Әмма шуңа карамастан, ул электән утыртылып килгән булган. Нишләп элек утыртканнар дигән сорауга дин әһелләре “агач Аллаһны зурлый” дип җавап бирә. Кабергә утыртылган агач, үлгән кешенең догасы булып кабул ителә дигән ышанулар яши.
"Татарларда өй иясенә ышану бүгенгә кадәр яши"
Бүгенге көндә дә татарларда йорт иясенә ышану бар. Өйнең, абзарның, мал-мөлкәтнең үзенең хуҗасы бар дип санала. Аларны хөрмәт итеп алар белән уртак тел табарга кирәк. Мәсәлән, йорттан йортка күчкәндә йорт иясен үзең белән алып килергә кирәк. Кемдер мичнең уклавын алып китә, кемдер - иске нигезнең матчасын. Йортның учагын, бәрәкәтен саклар өчен, татар гаиләләрендә яңа йортка урнашкач, йорт иясен ияләштерергә дип аңа боткалар пешерәләр.
"Нурлатта су иясе барлыгына ышаналар"
Нурлатта су буенда урнашкан авылларда су иясенә ышану яши. Кешедә авырулар килеп чыккан икән, димәк аны су иясе тоткан, ул кешене өшкерергә кирәк дигән ышану бар. Аларда өшкерүче махсус әбиләр, белгечләр дә бар. Табиблар ярдәм итә алмастай авырулардан, өшкерүчеләр ярдәм итә дигән ышанулар яши.
"Ышанулар киләчәктә кимесә дә, югалмас"
"Балаларга бу ышанулар әби-бабайлардан күчкән. Мәсәлән, электән алмагачны кисәргә ярамый дисәләр, аңа кагылмаячаклар. Кагылган очракта кешенең я гомере кыскара, я тормышында авырлыклар очрый башлый дигән ышанулар да бар. Кисәргә ярамаган агачны кисеп, икенче көнгә авариягә эләгүчеләр дә булган", - дип сөйли Гөнара Мансурова.
Ул агачка карата хөрмәт белән яшәргә кирәк дип саный. "Без бүгенге көнне тыныч тормыш белән яшәргә телибез икән, без ниндидер бер кануннарга буйсынырга тиешбез. Ышанулар киләчәктә кимер, әмма юкка чыкмас дип уйлыйм. Әгәр без урманнарны, агачларны бернәрсә уйламыйча кисә башласак, аннан соң үзебез дә бетәчәкбез", - диде ул.