Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Убойная сила» һәм «Тайны следствия» сериаллары актрисасы 45 яшендә вафат

Марина Макарова яман шеш белән авырган.

news_top_970_100
«Убойная сила» һәм «Тайны следствия» сериаллары актрисасы 45 яшендә вафат
Михаил Захаров

Кострома камера драма театры актрисасы Марина Макарова 45 яшендә вафат булган. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Театрның социаль челтәрдәге сәхифәсендә актрисаның якыннарының кайгысын уртаклашалар.

«Актриса Марина Макарова вафат булды. Сүз юк. Ачык, мәрхәмәтле, талантлы кеше. Яратабыз һәм һәрчак истә тотарбыз», диелә хәбәрдә.

Макарова бик озак вакыт авырган. Кострома камера драма театрының сәнгать җитәкчесе Борис Голодницкий сүзләренчә, актриса яман шеш белән авырудан үлгән. Аны дәвалау өчен зур суммада акча да җыелган.

Марина Макарова 1974 елның 30 сентябрендә туган. Санкт-Петербург дәүләт театр сәнгате академиясен (СПбГАТИ) тәмамлаган. «Приют комедианта» театры белән хезмәттәшлек итә. «Убойная сила», «Тайны следствия», «Литейный», «Фаворский» сериалларындагы рольләре белән таныш, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100