Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үбешү белән гастрит авыруы арасында нинди бәйлелек бар?

news_top_970_100
Үбешү белән гастрит авыруы арасында нинди бәйлелек бар?

Гади генә үбешү гастрит авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Бу турыда «Россия 1» каналы эфирында «О самом главном» тапшыруында табиб Александр Мясников сөйләде.

Гастрит – бактериаль авыру. Зарарлы микроорганизмнар үбешкән вакытта бик җиңел генә авыру кешедән сәламәт кешегә күчә.

Мясников сүзләренчә, гастрит белән авыручы кеше белән бик якын аралашу да авыру килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Шуңа күрә шәхси гигиена кагыйдәләрен истә чыгармаска кирәк.

Гастритны профилактикалау өчен сәламәт туклану кирәк, даими рәвештә беренче ризыклар ашагыз. Сыйфатлы ашлар ашказаны-эчәклек тракты органнары эшчәнлеген яхшырта, гастритны профилактикалый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100