Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үбешкән өчен төрмә: 19 яшьлек кызга яшүсмер белән очрашкан өчен җинаять эше яный

news_top_970_100
Үбешкән өчен төрмә: 19 яшьлек кызга яшүсмер белән очрашкан өчен җинаять эше яный
freepik.com

Бу көннәрдә интернет шау килә: Киров өлкәсендә гашыйк парны төрмә аерырга мөмкин. Балигъ булган студент кызның мәктәп укучысы белән мөнәсәбәтләре турында билгеле булган, һәм хәзер кызны төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Киров шәһәрендә 8нче сыйныфта укучы малай студент кыз белән китапханә янында таныша. Яшьләр бер-берсен ошата, сөйләшеп китәләр, аннан социаль челтәрдәге аккаунтлары белән алмашалар. Мөнәсәбәтләре тиз үсә, озакламый, виртуаль үбешүләр чын үбешүгә әйләнә.

Әмма бу парны бергә күргәч, барысы да чәлпәрәмә килә, укучы малай үзе бу хакта сөйләнеп ташлаган булса кирәк. Бер көнчесе яки әдәп-әхлак сакчысы кирәкле урынга җиткергән – яшүсмер һәм балигъ булганнар арасындагы мөнәсәбәтләр әлегә кадәр Россия Җинаять кодексында язылмаган. Шуннан соң, хокук саклау органнары 8нче сыйныф укучысыннан сорау алган, бәйләнү, җәберләү очраклары турында кызыксынганнар, ә аннан студентканың үзе янына да барганнар.

Массакүләм мәгълүмат чараларында язуларынча, студент кызга карата җинаять эше ачылган.

«Киров өлкәсе буенча Тикшерү комитеты тикшерү уздыра, барлык фактларны һәм сәбәпләрне өйрәнеп, тикшерү йомгаклары буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип хәбәр итә өлкәнең Тикшерү комитеты.

Киров халкы бертавыштан диярлек бу гашыйк парны яклап чыккан. Алар үбешкән өчен җинаять эше ачуны «сәер» дип саный һәм комментарийларда шул хакта фикер алышалар.

«Хәзер олы класс укучылары кайвакыт 20 яшьлекләргә караганда да зуррак күренә, ә аккаунтларда яшьләрен дөрес күрсәтмиләр... 19 яшьлек кыз да аның ыштан төбенә кереп, бәйләнмәгәндер инде...»;

«Чын-чынлап мәгънәсезлек»;

«Ну, әйдәгез, кеше үтергән өчен 5 ел, ә үбешкән өчен 8 ел бирсеннәр, гадел була бит...»;

«14 яшьтә бала табарга ярый, ә очрашып йөрергә ярамыймы? Дурдом»;

«Ризалык бирү 16 яшьтән бит, ә малайга 13-14 яшь. Суд ачыкласын...»;

«Закон бар кеше өчен дә бер үк. Әгәр кызга 19, ә малайга 13-14 яшь икән, җәза бирелергә тиеш. Күп бирмәсләр, мөгаен, мөмкин булганның иң азындыр»;

«Әгәр болар 8нче сыйныфта укучы кыз бала һәм 19 яшьлек егет булса, комментарийлар бөтенләй башка төрле булыр иде»;

«Закон ике як өчен дә эшләргә тиеш», – дигән комментарийлар язганнар.

Гашыйк пар арасында чынында нәрсә булганын һәм аларның мөнәсәбәтләре ни дәрәҗәдә законлы булуын хокук саклау органнары тикшерәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100