news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үҗәтлек, күз яшьләре, тырышлык нәтиҗәсе»: Алсу һәм Азат Фазлыевларны улы шатландырган

news_top
«Үҗәтлек, күз яшьләре, тырышлык нәтиҗәсе»: Алсу һәм Азат Фазлыевларны улы шатландырган
Фото: Алсу Фазлыеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Иҗади гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевларның олы улы Аяз кечкенәдән бал биюләре белән шөгыльләнә һәм җиңү арты җиңү яулый. Шушы көннәрдә Аяз әти-әнисен тагын бер уңышы белән сөендергән. Улларының сокландыргыч итеп биегән һәм зур уңыш китергән видеосын Алсу Фазлыева үзенең шәхси сәхифәсенә куйды.

«Ура! Безнең Аяз Фазлыев һәм Катя Казан Кремле Кубогы турнирының җиңүчеләре булдылар. Икешәр тапкыр беренче урын яуладылар.

Ата-ана өчен баласының уңышыннан да зуррак шатлык юктыр. Күпме үҗәтлек, көч, күз яшьләре, тырышлык, йокысыз төннәр, тренировкалар өчен матди чыгымнар нәтиҗәсе бу.

Тренерларыбызга, укытучыларыбызга, Аллаһы Тәгаләгә һәм, дисциплинаң һәм хезмәтең өчен, улыбыз Аяз, сиңа рәхмәтлебез. Горурланабыз, улым», – дип язды Алсу Фазлыева үзенең сәхифәсендә.

Аяз һәм аның бию буенча партнеры Катяның биюе дә, образлары да, чыннан да, күз явын алырлык. Сез дә бәя бирегез әле.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 ноябрь 2025
    Исемсез
    Атасынын монын кадэр кычкыруына бирмэс жирдэн бирерсен 1 урынны
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар