«Ү» урынына «У», «Ә» урынына «Е»: Туган тел көнендә рәсми чарада нигә хаталар киткән?

Туган тел көнендә Казандагы күп кенә чаралар Камал театрының яңа бинасында булды, шул исәптән республика җитәкчелеге катнашындагы рәсми чаралар да. Кичке якта редакциягә бер фото килеп иреште. Ул – тел белгеченең куркыныч төшенә тиң. Аны әлеге чарада булган бер укучыбыз җибәрде.
Фотода – Камал театрында узган бер рәсми чарада тамашачылар өчен экранда язылып барган текст. Ул шыр хатадан тора.
Туган тел көнендә хәтта рәсми чарада ана телебезгә мондый игътибарсызлык күрсәтү күңелгә тиде, әлбәттә. «Интертат» укучылары белән бергә хата чүпләргә тотындык. «Текстта ничә хата таптыгыз?» дигән сорау га укучыларыбыз җавап язды:
«У» хәрефе урынына «ү» җитми;
Санап бетергесез хата монда;
Чынлап шул кадәр хата белән чыкканмы?
Бик күп, чыктым аркылы күпер;
Тел бетә, дибез, ә төп чарада телгә бөтенләй игътибар юк;
Бер савыт балга бер кашык дегет салган кебек булган бу, шундый зур чара югыйсә, нинди җавапсызлык;
Казанда хатасыз яза торган белемле филологлар юкмы әллә? Юкса, күпме уку йорты, – дигәнгә җавап итеп: «Белемлеләр күп. Ни өчендер аларга мөрәҗәгать итеп тормыйлар. Хәер, дөрес итеп татарча язу өчен филолог булу мәҗбүри түгел», – дигәннәр.
Татарның «ү» хәрефен бөтенләй юк иткәннәр болар.
Телеграм-каналда менә шундый җаваплар килгән.
Россиядә тыелган социаль челтәрдә «Интертат» посты астында шагыйрә, чараның режиссеры Резеда Гобәева бу хәлнең ничек килеп чыгуына аңлатма бирә. Татарстан мәдәният министрлыгы вәкиле Айрат Фәйзрахманов та Резеда Гобәева җавабына игътибар юнәлтте:
Хәерле көн! Бу – программа хаталары... Видеопрограммага «заливать» иткәннән соң, кайвакыт программа хәрефләрне танымый. «Ү» хәрефләренең «у»га үзгәрүе, «э» хәрефенең кире ягы белән язылуы, кайбер сүзләрнең кушылып китүе дә шуның белән бәйле. Текст концерт барышында «заливать» ителде, шуңа аларны шул минутта ук төзәтү мөмкин түгел иде. Оригиналда әлеге хаталар юк. Программа хаталары үзебез өчен дә көтелмәгән булды. Кемнең күңеленә тигән – гафу үтенәбез, – дип язган Гобәева.
Тексттагы стилистик хаталар турында җавап әлегә булмады.