news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Уңган татар егете» — Кама Тамагы фермеры виноград бакчасында биегәнен күрсәтте

Айрат Ялалетдинов республикада күпләп виноград үстерү белән танылды.

news_top
«Уңган татар егете» — Кама Тамагы фермеры виноград бакчасында биегәнен күрсәтте
https://www.instagram.com/kamsk_vinogradnik_tatarstan/

Кама Тамагы фермеры Айрат Ялалетдинов виноград бакчасында биегәнен күрсәтте. Ул шәһәр тормышын ташлап, авылга кайтып виноград үстерү белән шөгыльләнә.

«Шәһәрдә төнге клубта эшләгән вакытны искә төшереп алдым әле», — дип язган ул.

«Талантлы кеше бар яктан талантлы», «Сезнең битегез кызыклы була башлады», «Күңелегез җырлый, гәүдәгез бии. Бәхетле һәм канәгать сез. Һәрвакыт шулай булсын!», «Сез шундый кызык кеше. Яраткан эшегез белән шөгыльләнүегез күренеп тора», «Эш беткәч биергә дә ярый», «Булганнан бар да була», «Уңган татар егете», — дип комментарий калдырган аның сәхифәсен күзәтеп баручылар.

Шунда ук бакчачылар виноград үстерү буенча киңәшләр дә сораган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар