«Уңган кияү» — Илназ Баһ бабасы бакчасында бер атна бәрәңге алган
Җырчы бер атна буе бәрәңге алуы турында сөйли.
Илназ Баһ хатыны Гүзәл Идрисованың әти-әнисе бакчасында бәрәңге алырга булышкан.
«Халык бәрәңге юк дип зарлана. Карагыз мондагы бәрәңгене. Бер атна алабыз инде. Бабайда кунакта. Бәрәңге уңган, ач калмыйбыз», — дип сөйли ул.
Чыннан да, бәрәңгенең чыгышы күп, әмма вак икәне күренеп тора. «Сездә дә вак бәрәңге», «Без бер ай элек алдык инде, эрерәк иде», «Яңгыр ишкән икән монда», «Уңганга охшамаган әле», «Вагын да кырмый гына ашарга инде быел. Бик эре түгел бит. Без эре бәрәңгегә ияләшкән. Быел вак бәрәңгедән дә әллә ниләр пешереп ашарбыз инде», — дип язган игътибарлы инстачылар.
«Бабаңның бәрәңгесе уңмаса, ач каласыңдыр алайса», — дип шаярткан җырчыны виртуаль дусты.
«Уңган кияү», — дип мактап куйган икенчесе.