Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тыйнак кына күрше егете игезәк балалар үстерүче 22 яшьлек әнине вәхшиләрчә үтергән

Оренбург өлкәсендә 18 яшьлек егет күршедә яшәүче ялгыз хатынны йөреп кайтырга чакырган.

news_top_970_100

Оренбург өлкәсенең Бродецкое авылында яшәүче 22 яшьлек Алинә Ш. ике игезәк бала үстерә. Ул 2 июньдә балаларын әти-әнисе белән калдыра, үзе чыгып китә һәм югала. Аны берничә көн эзлиләр. Соңрак яшь ананың мәете табыла. Ул вәхшиләрчә үтерелгән булып чыга. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Алинә игезәк малайларын үзенең әти-әнисе белән үстерә. Балаларны атасы ташлап киткән. Соңрак ачыкланганча, Алинәне күршедә яшәүче егет йөреп кайтырга чакырган, алар яхшы аралашкан, шуңа күрә Алинә ризалык биргән. Шуннан соң Алинәне күрүче булмаган инде», — дип сөйли биредә яшәүче Валерий.

Күршедә яшәүче егет 18 яшьлек Алексей Б. була. Ул мәрхүмәне белгән, алар аралашкан. Алинә югалгач, башта Алексей да борчылган кебек йөри, ни булганын белмәвен әйтә. Аны хокук саклаучылар күзәтеп тора.

«3 июньдә Алинә Ш. югалу сәбәпле, „үтерү“ маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Бродецкое авылы янында участокта аның кофтасы табыла, анда кан таплары була», — дип хәбәр итә төбәк буенча Тикшерү идарәсе.

Авылдагы бөтен кешене тикшерә башлыйлар. Чират Алексейга да җитә. 4 июньдә аны тоткарлыйлар. Аның тәнендә яралар була, ул үзен шикле тота, аның телефонында да шикле белешмә була. Сорау алганда ул Алинә югалуга катнашы булуын әйтә. Аннары мәетне яшергән урынны күрсәтә.

Авылдашлары сүзләренчә, Алексей бик тыныч, тыйнак егет була. Ачыкланганча, 2 июньдә төнлә белән Алексей Алинәгә йөреп кайтырга тәкъдим итә. Ул кызны авылдан читкә алып чыгып китә. Биредә Алексей Алинәне көчли, аннары буып үтерә. Аннары ул мәетне урман полосасына илтә һәм яндырмакчы була. Ләкин мәет янмый. Бер көн узгач, Алексей кабат бирегә килә һәм мәетне чыбыклар белән каплап куя.

Хәзер Алексей тоткарланган. Тикшерүчеләр көчләү турында белешмәне расламый да, кире дә какмый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100