news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тывада котельня шартлаган, 18 кеше зыян күргән

news_top
Тывада котельня шартлаган, 18 кеше зыян күргән
SHOT Телеграм-каналы

Тывада Шагонар шәһәре ТЭЦында котельня шартлаган, кимендә 18 кеше зыян күргән. Бу хакта SHOT Телеграм-каналы яза.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, фаҗига бүген иртән җирле вакыт буенча 8:40 сәгатьтә булган. Котельня бинасыннан 21 кеше эвакуацияләнгән, шартлауның һәм шуннан соң булган янгынның төгәл сәбәпләре ачыклана.

Хәзер ТЭЦ территориясе камап алынган, урында экстрен хезмәтләр эшли, шәһәргә оператив штаб булдыру өчен Тыва башлыгы Владислав Ховалыг килгән.

3 кеше хәрабәләр астында калган булган. Котельняның 6 эшчесе авыр хәлдә реанимациядә, табиблар аларның гомере өчен көрәшә, ә зыян күргән башка кешеләрнең хәле уртача авырлыкта.

SHOT Телеграм-каналына билгеле булганча, шартлау тасмалы конвейердан ягулык җибәрә торган җирдә булган, шул ук вакытта ТЭЦның 4 котелы да бөтен килеш калган. Хәзер районда бу хәл аркасында үзәк җылылык бирү туктатылган, әмма хакимиятләр йортларга җылылыкны кичен бирергә вәгъдә итә. Фаҗиганең төгәл сәбәпләрен белгечләр ачыклаячак.

Шартлау сәбәбе – күмер тузаны детонациясе, дип яза РИА Новости.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар