news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тывада ике гаилә - барлыгы 10 кеше елгада батып үлгән

Тывада ике гаилә - барлыгы 10 кеше елгада батып үлгән

news_top
Тывада ике гаилә - барлыгы 10 кеше елгада батып үлгән
Тывада Шуй елгасы аша чыккан вакытта УАЗ машинасы әйләнеп капланган һәм 10 кеше батып үлгән. Аларның алтысы - үсмерләр һәм балалар. Фаҗига Бай-Тайгин районында булган.

Республика башлыгы Шолбан Кара-Оол Вконтактеда хәбәр итүенчә, авылда яшәүче ике гаилә, балалары белән минераль су чыганагына барган. Юлны Шуй елгасы аша машинада чыкмакчы булганнар. Башлангыч фаразлар буенча, машина йөртүче көчле агымлы елганы чыкканда идарәне югалта һәм машина каплана. Йөртүче дә, пассажирлар да батып үлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар