Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТЮЗда премьера: Диана Сәфәровадан Тукай әкиятләре буенча мультимедиалы мюзикл

Казан яшь тамашачылар театрында Тукай әкиятләре буенча куелган мультимедияле мюзиклның премьерасы узды. Спектакльнең беренче тамашачылары арасында әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова да булган. Аның рецензиясен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
ТЮЗда премьера: Диана Сәфәровадан Тукай әкиятләре буенча мультимедиалы мюзикл
Ирина Ерохина, Казан яшь тамашачы театрының матбугат үзәге

«Гайрәт китабы» («Книга силы») мюзиклының сценарий авторы драматург Андрей Лысяков тамашачыга милли мотивларга нигезләнгән «Кыш бабай ничек туган» Яңа ел әкияте (2016) аша таныш. «Гайрәт китабы» («Книга силы») мюзиклын сәхнәгә куючылар яшь тамашачыны бөек шагыйрь иҗатына бәйле истәлекле урыннар буйлап сәяхәт кылырга чакыра. Спектакльнең режиссеры – Диана Сәфәрова.

Сәяхәт театр бинасында бер гасыр элек булган вакыйга белән башланып китә: 1908 елның 14 октябрендә Тукай биредә үзенең «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын укый. Бу вакыйганы шәһәребез шушы бина диварына истәлек тактасы элү белән мәңгеләштергән иде инде, ә бүген биредә – балалар өчен спектакль. Яңа ел рухы фойедан ук башлана.

Тукай татар балалар әдәбиятында гүзәл «Бакча» булдыру турында хыяллана. Интермедия эшләгәндә, театр, ни өчендер, татар балалар фольклорына таянмаган. Фойеда Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган «Кулыма китап алам» исемле күргәзмә эшли (оештыручылары: Г. Тукай музее, Татар китабы йорты). Күрәсең, музейчыларга, балаларның иҗади активлыгын арттыру өчен, үз музейларында кулланыла торган әзер интерактив әсбапларын тәкъдим итәргә берәүнең дә башына килмәгән. Киләчәктә әлеге җитешсезлекне эшләп бетерерләр һәм театр фойесындагы интермедиянең яңа вариантын музейлар белән бергәләп әзерләрләр, дип уйлыйм. Ул – балаларны татар мәдәнияте белән танышуга алдан көйләү өчен хезмәт итә.

Спектакльнең сюжеты малайның инициация үтү вакыйгасына корыла: яшь герой әкияти дөньяда Карәхмәт батырга әверелә. А.Лысяков балаларның куркулары һәм «аталар һәм балалар» каршылыгының табигате турында уйланырга чакыра. Нияз Зиннәтуллин герое әти-әнисенең күз уңыннан ычкынып, алар кушкан вак-төяк йомышларны үтәмәскә була, амбарга кача. Беренче мизансцена шагыйрьнең «Мияубикә» шигыренә нигезләнә. Шул рәвешле мюзиклда төш мотивы үсеш ала. Төшендә малай мәче белән очраша, ул исә «тылсымлы ярдәмче»гә әйләнеп, малайны «әкият дөньясына» озата бара. Эльвина Сафина уенчак мәче образын тудыра алган, нәтиҗәдә, ул мюзиклның энергетик үзәген дә тәшкил итә.

Мияубикә, яшь герой батырга әверелсен өчен, аңа Г.Тукайның әкиятләр дөньясына чумарга тәкъдим итә. Бер дөньядан икенчесенә күчү өчен тылсымлы предмет ролен «Гайрәт китабы» үти. Чынбарлык салмак кына әкияткә әйләнә һәм, киресенчә, салмак кына әкияттән чынбарлыкка кайта. Спектакльдә балаларны китап укырга пропагандалау шул рәвешле гамәлгә ашырыла. Тамашачы дөньяга үзенең үпкәләре аша караган геройның әйләнә-тирәдәгеләрне дә «күрә» һәм «ишетә» башлавының шаһиты була. Геройның хайванны яратуы һәм кайгыртуы үзенә өчләтә яхшылык булып кайта: үсмер үзенә тугры дус таба һәм, тормыш сынауларын үтеп, батыр калу мөмкинлегенә дә ия була.

ХХІ гасыр – сәхнә сәнгатенең инновацион үзгәрешләр кичергән чоры. Хәзерге заман тамашачысы театр формалары турындагы стереотип күзаллауларның җимерелүен күрә, драматургларның спектакльнең эчтәлеге буенча кыю тәҗрибәләренең, мәдәни чынбарлыкта технологик үзгәрешләрнең, сәхнә пространствосында сәнгати тәэсирлелек көчәюенең шаһиты була. Сәнгатьнең башка төрләре театр сәхнәсендә кушылып китеп, компьютер технологияләре (мультмедиа) аша ныгытып куела, аерым бер сәнгати мәгънә белән тулылана, заманча театр сәнгатенең катлаулы формасын – мультимедияле спектакль барлыкка китерә.

Мультимедияле мюзикл авторлары компьютер технологияләрен «Пиксель» (реж. М.Мерзуки) биюле цирк шоуы белән рухланганнардыр, дип гөманларга мөмкин, чөнки ул шоуда да актерлар белән цифрлы чынбарлык керешеп китә. Яңа мюзиклның авторлары арасында «Татар – Евразия мирасы» (режиссеры Туфан Имаметдинов, сценарий авторы Сөмбел Гаффарова) проекцияле шоуының тамашачыларының мәхәббәтен яулаган биючеләр Мария һәм Марсель Нуриевларның булуы да куандыра.

Заманча мультимедияле технологияләр куллану нәтиҗәсендә сәхнәдә аерым бер иллюзия һәм театр энергетикасы хасил була. Актерлар белән цифрлы чынбарлыкның («Взмах» студиясе, креатив продюсеры Альберт Мәхмүтов) керешеп китүендә пластика аерым бер роль уйный. «Гайрәт китабы»ндагы медиапроекцияләр күзгә күренеп торган һәм абстракт әйберләрнең классик каршылыгын чагылдыра. Тамашачыларга Яшь тамашачылар театры артистларының интерактив мультимедияле проекцияләр белән ярышы тәэсир итә.

Нияз Зиннәтуллинның герое, үзенең курку һәм үпкәләренең «кара урманы»нда адашып йөргәндә, Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкиятендәге шаян Кәҗәкәй (Алсу Густова) белән аңгырарак Сарык тәкәсен (Павел Густов) юлдаш итеп ала. Әлеге образлар концепциясендә мөһим рольне костюмнар уйный (рәссам Неля Рәхмәтуллина). Кәҗәнең костюмы самавырга кидертелә торган җылы курчак рәвешендә эшләнгән булса, тәкәнеке исә әкияттәге «мәми авыз»ныкыча тегелгән. Бу персонажлар мюзиклга лирик мәхәббәт сызыгын алып керә. Беркатлы Сарык еш кына тиктормас Кәҗәнең хәйләле шаяртулары корбаны була. А.Лысяков аларның дусларча мәзәкләрен дидактик аксиомалар белән тулыландырган. Актерлар уены Петрушка халык театры яки дель арте комедиясенең алымнарына нигезләнә. Массакүләм сәхнәләр бик кызыклы итеп корылган: мисал өчен, бүреләр белән алышта бүре башы белән цирк трюклары игътибарга лаек.

Су анасы (Полина Малых) концепциясе Тукай әкиятеннән ераклашып, юлчыларны үзенә җәлеп итеп адаштыручы Су кызы-сирена мотивы буенча эшләнгән. Мюзикл рәссамнары Кабан күле турында үз мифларын бүләк итәргә дә мөмкин иде, шулай да алар тапталган юлны сайлаган. Алар Андерсенның «Су кызы» әкиятенең Дисней вариантындагыча диңгез стилистикасына мөрәҗәгать иткән. Татар мифларындагы су анасының күлләрдә, буаларда, тегермән буаларында яшәвен, ир-егетләр белән кызыксынуын, аларны күл төбендәге сараена чакырып, төрле нигъмәтләр белән сыйлавын искә төшерәсе килә. Сценарий авторы әкиятнең дидактик хасиятен саклаган, һәм тамашачы яшь карак гамәленең дөрес түгеллеген тануының шаһиты була. Су анасы белән малайның көрәше куркыту өчен сөйләнә торган хикәятләр эстетикасында эшләнгән. Су анасы образы динамикада бирелә: сюжет үстерелеше барышында ул куркыныч төшләрдәге явыз, усал персонаж кыяфәтенә керә.

Шүрәле образы (Алексей Зильбер) артыгы белән тупас килеп чыккан, супермен традициясе сизелә. Мюзиклның авторлары Тукайның аны «урман сарыгы» дип атавын онытып җибәргән, күрәсең. Персонажның концепциясенә аның музыкасындагы рок-н-ролл стилистикасы йогынты ясаган, минемчә. Балта образының гитарага әверелүе сорау уята. Күрәсең, мюзикл авторлары «шүрәле», «курай», «камыш» сүзләренең этимологиясенә игътибар итеп тормаган. Татар шагыйренең төп ачышы да балаларны татар мифларындагы кети-кети уйнарга яратучы әлеге явыз персонаждан курыкмаска өйрәтүеннән гыйбарәт. Мюзиклда, киресенчә, без явызлык башлангычының артыгы белән куертылуын күрәбез. Шүрәле партиясе вокал буенча педагог Гүзәл Шакирҗанованың эшләп бетерүен дә таләп итә: актер хис-кичерешләренең тәэсирлелеген көчәйтү омтылышында сүзләрне йотып-йотып җибәрә. Әлбәттә, бу җитешсезлекләрне видеорәт һәм тональлек күмеп китә, ләкин сәнгати сүзнең дә тамашачыга аңлашылуы мөһим.

Киләчәктә спектакльнең эчтәлеге балаларның танып белү активлыгы көчәюгә, Казан белән, башкалабыздагы Тукайга бәйле урыннар белән танышу теләгенең уянуына этәргеч булсын иде. Яшь тамашачыларда туган шәһәрләренә карата мәхәббәт тәрбияләү өчен дә яхшы булыр иде ул.

Кызганыч, мюзиклда Кисекбаш (Василий Фалалеев) сюжетның төп сызыгыннан читкәрәк тибәрелә. Шул рәвешле, спектакльне куючылар яшь тамашачыларны Печән базарындагы үзгәрешләр, Тукайның танылган поэмасының үзәк образы белән таныштыру өчен кызыклы мөмкинлекне кулдан ычкындырган. Малай сәяхәт итә торган трамвай, мәсәлән, абстракт шәһәр буйлап йөри кебек тойгы кала. Тәрәзә артында һәм Шүрәленең фантазияләрендә Тукай Казанының тыкрыклары, кибетләре һәм лавкалары булган, Тукайның җиңел кулы белән катып калганлык, рухи торгынлык һәм үзгәрешләрдән курку символына әйләнгән Кисекбаш тәгәрәп килгән җиреннән туктап калган Көфер почмагы җанландырылса, эчтәлек тагын да баеп китәр иде.

Балалар Габдулла Тукай белән Фатих Әмирхан (1911), «Сәйяр» труппасы актерлары Габдулла Кариев, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская яшәгән «Амур» номерлары һ.б. белән танышса да, әйбәт булыр иде. Төп каһарман йөргән шәһәр урамнарында, тәрәзәләрдә аларның йөзләре яки сыннары күренеп калса да, җитәрлек мәгълүмат булыр иде ул. Ләкин спектакльдә бу кварталда Пәрәмәчханә, Чәйханә, Бакалеялар гына урнашкан. Совет чорында «Амур» бинасында «Букинист» кибете урнашкан була – биредә Казанның китап сөючеләре, коллекционерлары, төбәкне өйрәнүчеләр җыелыша торган була. Спектакльдә «Табакъ» кибетенең алтакталарын берничә тапкыр күрсәткәнче, китап кибете күренеп китсә дә урынлы булыр иде.

«Беркайчан да башыңны югалтма!» дигән үгет-нәсыйхәткә корылган мизансценада Кәҗә белән Тәкәнең кыланмышлары да күңелгә ятып бетмәде. Балалар өчен мюзиклда кеше башы белән жонглерлык итеп уйнау килешми!

Яшь Карәхмәтнең Дию (Виталий Дмитриев) белән алыш мизансценасы Дисней стилистикасында эшләнгән. Тукай геройларының батырга ярдәмгә ашыгу эпизодлары игътибарга лаек: Шүрәле агачларга команда бирә, Су анасы дулкын чыгара һ.б.

Финалда тамашачы гаиләдә «аталар һәм балалар» каршылыгы чишелеп, иминлек, тынычлык урнашу шаһиты була: яшь Карәхмәт үги әтисенә «әти» дип әйтергә үзендә көч таба, ә үги ата исә үги улына «улым» дип дәшә. Бу финал урмандагы алыптай агачларның яшь үсентеләрне саклаудагы роле турындагы притча белән әзерләнә.

Спектакль 70 минут бара. Премьера тәҗрибәсе күрсәткәнчә, яшь тамашачы тик кенә алай ук озак утыра алмый. Спектакль авторларына анимациянең ролен алай ук күпертергә кирәкмидер дә. Хәрәкәтләр активлыгын мюзиклда тамашачы белән диалог аша, уен элементлары кертеп тә тәэмин итеп була. Ләкин болар спектакльнең казанышларын киметеп күрсәтү түгел. Уйналган саен спектакль көчәячәк әле.

Яшь тамашачылар театрына зур рәхмәт, алар анимация пространствосында үзләрен табигый тота алды. «Гайрәт китабы» әкиятен сәхнәгә куюда катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә. Милли эчтәлеккә нигезләнгән мюзиклда киләчәктә татар халык көйләре күбрәк булыр дип ышанасы килә. Алар бөтенләй юк түгел: аларның кайберләре мюзиклга оста итеп кертеп җибәрелгән (композитор Тимур Вәлиев). «Гайрәт китабы» мюзиклының авторлары яшь тамашачыларга могҗизалар тулы Яңа ел бүләге әзерләгән. Премьера белән, кадерле Яшь тамашачылар театры! Яңа иҗади команда туплавың белән котлыйм!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100