news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тютю бабай» – Җәвит Шакиров оныгының үзен ничек яратканын күрсәткән

news_top
«Тютю бабай» – Җәвит Шакиров оныгының үзен ничек яратканын күрсәткән
социаль челтәрләр

Юмор остасы Җәвит Шакиров тормыш иптәше Зөлфия Шаикрованың кечкенә оныклары Сәлим белән сөйләшкән видеосын күрсәткән.

Әбисенең: «Сәлим, хәлләр ничек? Син нәнәйкәне яратасыңмы?» – дип соравына Сәлим: «Па-па-па», – дип, үзенә генә аңлаешлы телдә нидер сөйли башлый. Аның каравы, бабасына кагылышлы сорауга төгәл җавап кайтара.

«Картәтәй кая, Сәлим?» – дигәч бала: «Татай, тютю», – дип, чигәсенә бармагын борып күрсәткән.

Иң мөһиме – Җәвит Шакиров оныгына тамчы да үпкәләмәгән. «Кәефләр күтәрелеп китә шушы видеоны карасам. Бәләкәй Сәлим дә белә минем кем икәнне», – дип көлгән юмор остасы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар