Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тюбингта шуучы кызларның машина астына эләккәнен видеорегистратор төшереп торган

news_top_970_100

Красноярск шәһәрендә тюбингта йөрүче кызлар һәлак булган. Алар машинага бәйләп куелган тюбингта шуа. Шул чакта каршыга килә торган машина аларны таптый. Әлеге хәлне видеорегистратор төшереп тора. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кадрларны Эчке эшләр министрлыгының төбәк бүлеге күрсәткән. Анда тюбингның каршы як полосага очып чыгуы күренә. Йөртүче тормозларга өлгерми һәм кызларга бәрелә.

«27 яшьлек йөртүче «Хонда» машинасы белән идарә итә. Ул машинасына трос белән тюбинг тоташтырган. Тюбингта 2 кыз утыра. Юлдан барганда, тюбинг каршы як полосага очып чыга, алар узып баручы «Тойота» машинасы бәрелә», – дигәннәр ведомствода.

Авариядә 17 яшьлек кыз һәлак була, 20 яшьлеге җитди имгәнә.

«Тойота» йөртүчесе кагыйдәләрне бозмавы ачыкланган. Ул 40 км/сәг кимрәк тизлек белән бара, аек була.

«Хонда» белән идарә итүче 27 яшьлек ир-атның аек булуы билгеле. Аның тоткарлаганнар. Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100