news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тюбингта шуганда, 16 яшьлек малай ташка бәрелгән

news_top

Красноярскида 16 яшьлек малай текә таудан тюбингтан шуганда ташка бәрелгән. Малайның башы яраланган, аны хастаханәгә алып киткәннәр, дип яза «SHOT» Телеграм-каналы.

1 гыйнвар көнне көндез, ул дуслары белән өе янындагы тауга ватрушкада шуарга бара. Таудан шуып төшкәндә, ул туп-туры ташка барып бәрелә. Баланың баш сөяге һәм баш мие зарарлана, аны ашыгыз рәвештә хастаханәгә алып китәләр. Малайга операция ясаганнар, хәзер ул аңына килгән. Бу хәл буенча төбәк Тикшерү комитеты тикшерү уздыра.

Җирле халык сүзләренчә, инде күп еллар балалар бу тауны бик үз итә. Күпләр аннан хәтта чанада да шуа.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 гыйнвар 2025
    Исемсез
    Нэрсэгэ шул тюбиныкны саталар икэн
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар