Тюбингта шууның нинди куркынычы бар?
Табиблар җитди имгәнүдән сакланырга киңәш итте.
Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең травматология пункты җитәкчесе Андрей Аркадьев кыш көне кешеләрнең күбесе таудан, тимераякта, чаңгы шуганда имгәнүен әйткән. Ул тюбингның аеруча куркыныч булуын кисәтә. Бу турыда НТР24 каналы хәбәр итте.
Тюбингта шуып төшеп, җитди имгәнергә мөмкин, аеруча балалар өчен куркыныч, ди ул.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да тюбингның куркынычы турында гел кисәтеп тора.
Тюбингның тормозлый торган системасы юк, бу чара абсолют идарә ителми торган әйбер.
«Ватрушка», тюбинг ише әйберләр 40-50 км/сәг тизлеккә кадәр җитәргә мөмкин.
Коткаручылар бары тик махсус урыннарда гына шуарга киңәш итә. Бу урында чокырлар, куаклар, бүрәнәләр, ташлар булмаска тиеш. Тауның авышлыгы да 20 градус чамасы гына булу хәерле. Унике яшьтән дә кечерәк балаларга катгый рәвештә шлем кияргә киңәш ителә.
Андрей Аркадьев сүзләренчә, тюбингта шуганда егылгач, гадәттә, кул чугы, балтыр сөяге, таз сөяге, күкрәк читлеге имгәнергә мөмкин. Еш кына кешеләр башы белән егыла, баш имгәнә.
Табиб пиротехника турында да искәртә. Балаларга петарда, фейерверк бирмәскә дип ассызыклый.
- Әлмәттә таудан тюбингта шуып төшкән кыз тимер баганаларга бәрелгән
- «Баланың беренче сүзләре — „Әнием үлми бит?“ булды»