news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тюбингта шуган вакытта бер хатын тракторга бәрелеп үлгән

Хатын арендага тюбинг ала һәм чаңгыда йөри торган таудан шуып төшә.

news_top
Тюбингта шуган вакытта бер хатын тракторга бәрелеп үлгән
Илнар Төхбәтов

Чита шәһәрендә яшәүче хатын тюбингта шуганда һәлак булган. Ул таудан шуып төшкән һәм тракторга бәрелгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Байкал аръягы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәрхүмә хатын «Гора Светлая» тау чаңгысы комплексында ял итә. Ул арендага тюбинг ала, шуңа утырып таудан шуып төшә һәм тракторга бәрелә. Имгәнгән хатынны хастаханәгә алып китәләр, тик, кызганычка каршы, аңа табиблар да ярдәм итә алмый. Хатын һәлак була.

1 гыйнварда 23 сәгатьтә Чита шәһәрендәге хастаханәдә 38 яшьлек хатын вафат булуы турында полициягә хәбәр итәләр. Тикшерүчеләр шуннан соң тикшерү эшләре башлый.

«Тыюлар һәм чикләүләргә карамастан, бу хатын чаңгы шуа торган урында тюбингта шуа. Бер борылышта хатын трассага очып чыга һәм шунда туктап торган тракторга килеп бәрелә. Хатын бик җитди имгәнә, аның башы, тәне яралана», диелә бу хәбәрдә.

Тау чаңгысы комплексының социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә әлеге фаҗига турында хәбәр ителә. Биредәге язмдагы белешмә буенча, мәрхмә хатын тау чаңгысында һәм сноубордларда шуа торган тауда тюбингта шуарга маташкан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар