
Бүген кибет киштәләрендә «мөселман», «татар», «Дагыстан», «Чечен», «Казан» этикеткасы белән сатылучы продуктларны күрергә була, әмма мондый атамалар товарның хәләл стандартына туры килүен гарантияләми. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты монда нинди хәйлә ятуын һәм үз иманыңны куркыныч астына куймыйча азык-төлекне ничек сайларга кирәклеген аңлатты.
Җитештерүчеләр, сатып алучыларда ышаныч уяту өчен, еш кына товарның тышлыгында таныш сүзләрне кулланалар. Әмма «мөселман» яки «татар» кебек атамалар товарның «Хәләл» стандартына туры килүен расламый. Рәсми сертификациядән башка матур сүзләр артында теләсә нәрсә яшерелгән булырга мөмкин: шәригать буенча чалынмаган ит, тыелган өстәмәле продуктлар (мәсәлән, дуңгыз ферментлары), саклау һәм эшкәртү кагыйдәләрен бозу. Исем – ул бары тик маркетинг адым гына, ә чынлап та хәләл продукт – документлар белән расланган җаваплылык.
Продуктның чыннан да хәләл булуын ачыклау өчен, тышлыкта сертификацияләүче органның рәсми логотибын табарга һәм әлеге оешманың сайтында гамәлдәге сертификат булу-булмавын тикшерергә кирәк. Әгәр дә бу билгеләрнең берсе генә булмаса да уйланырга кирәк, дигән сүз.
Продуктның «Хәләл» стандартына туры килмәве җитештерүчеләрнең намуслылык мәсьәләсе генә түгел, ә мөселман өчен җитди җаваплылык, чөнки мондый продукцияне кулланганда кеше, белмичә, тыелган ризык белән туклана башларга мөмкин, диелә әлеге аңлатмада.
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә:
И иман китерүчеләр! Без сезне ризыкландырган [хәләл һәм] пакь нәрсәләрне ашагыз һәм, әгәр инде [Аллаһның бөтен нигъмәтләрнең иясе булганына ышанып] Аңа гына гыйбадәт кыласыз икән, [сезгә шулкадәр хәләл ризык биргәне өчен] Аллаһка шөкер кылыгыз.
«Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 2:173